Росгвардиянең Татарстандагы идарәсе утлы коралы булган 462 хосусый сак оешмасы һәм 44,5 меңнән артык кешене күзәтеп тора. Аларның кулында 75 мең тирәсе берәмлек корал бар. Әлеге мәгълүматны идарәнең еллык эш нәтиҗәләренә багышланган утырышта җиткерделәр.
Узган ел корал әйләнеше өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен рсепубликада 2130 кеше һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. Хосусый сак оешмаларын тикшергәндә 250 чамасы кимчелек табылган.
Идарәнең лицензия һәм рөхсәт бирү бүлекләре узган ел 36 меңнән артык лицензия, рөхсәт кәгазе һәм таныклык тапшырган. Халыктан исә рөхсәтсез сакланган 2350 берәмлек корал кабул итеп алынган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat