Татарстанда банкларда акча саклаучылар саны арткан

Татарстан халкы банкларда 712 миллиард сумга якын акча саклый (торак төзү өчен ачылган эскроу-счетлардагы средстволарны кертеп). Бу – алдагы елдагыга караганда 10,8 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Россия Банкының республика буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Республикада сумнарда сакланылучы акча өлеше банклардагы барлык саклык акчаның 84,2 процентын тәшкил итә (599,3 миллиард сум). Бер ел эчендә сумның өлеше 8,9 процентка арткан. Чит ил валютасындагы саклык акча күләме 22,1 процентка үсеп, 112,6 миллиард сум тәшкил иткән.

Юридик затларның депозиттагы акча күләме исә 2020 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 32,3 процентка үсеп, 534 миллиард сумга җиткән. Хосусый эшмәкәрләрнең акчасы 19,6 процентка артып, 21,4 миллиард сум булган.


Фикер өстәү