Узган атнада Татарстанда югалган ике бала, шөкер, исән-сау табылды. Ләкин бу очраклар сабыйлары өчен болай да коты очып торган әти-әниләрне кабат борчуга салды. Балаң өйгә кайтмаса, нишләргә? Бу һәм башка сорауларга белгечләр белән җавап эзләдек.
Узган атнада Татарстанда югалган ике бала турында ишетми калганнар юктыр. Казанда 13 гыйнварда өеннән чыгып киткән 10 яшьлек малайны 14 гыйнварда гына эзләп таптылар. Чаллыда исә 11 яшьлек малайны 3 көн буе эзләделәр.
САН
«ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды мәгълүматларына караганда, 2021 елда алар Татарстанда балалар югалу очракларына бәйле 167 (104 малай, 63 кыз бала) гариза кабул иткән. Отряд волонтерлары 153 сабыйны исән-сау килеш тапкан. 6 очрак әлегә кадәр расланмаган, табылган 3 баланың якыннарын эзлиләр (мондый очракларда балалар полиция хезмәткәрләре, битараф булмаган кешеләр калдырган гаризалар буенча эзләнә һәм табыла. Соңыннан ул сабыйларның якыннарын эзли башлыйлар). 4 сабыйның мәетен генә таба алганнар, ә берсен бөтенләй тапмаганнар. Югалу очракларының 95 проценты шәһәрләргә туры килә.
Ни сәбәпле кайтмыйлар?
Белгечләр өйгә кайтмаучыларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлә. Беренчеләре (гадәттә, үсмер яшьтәгеләр) – мондый адымга аңлы рәвештә бара. Икенчеләре я адаша, я начар кеше кулына эләгә.
Балалар психологы Галия Гыймадиева сүзләренчә, әти-әни баласының аңлы рәвештә өйгә кайтмавын бер генә хәлгә, сүзгә, сөйләшүгә бәйләп ялгыша:
– Күп очракта балалар өйдә бер-бер хәл булса, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләр начарайса, чыгып китә. Башка җирдә яхшырак – алар әнә шулай уйлый. Икенче еш очрый торган сәбәп – баланы артык кайгырту (гиперопека). Әти-әнисе артык кайгыртучан булса, баланың гаиләдән аерылып чыгып, үзен зурлар дөньясында сынап карыйсы килә. Якыннарыннан башка яши алырмы? Ул шушы сорауга җавап һәм маҗара эзли башлый. Шуңа да кайгыртучанлык һәм ирек, мөстәкыйльлеккә өйрәтү ата-ана тарафыннан бер дәрәҗәдә бирелергә тиеш. Баланс булсын, – дип сөйли белгеч. – Бер сөйләшү белән генә балага нидер төшендереп, араларны җылытып яки суытып булмый. Балагызны артык еш сүгәсез икән – ул үзен чит кеше итеп тоячак, мине монда яратмыйлар икән, дип уйлаячак. Нәтиҗәдә үзе үк сездән читләшәчәк. Үз-үзегезне аның янында ничек тотасыз – шуңа игътибар итегез. Бәхетле була беләсезме? Юк икән, балагыз да үзен бәхетле итеп тоя алмаячак.
Соңарганчы…
Һәр әти-әни баласы өчен ут йотып тора. Мәктәпкә киткән җиреннән кайтырмы? Начар кешегә ияреп, бәлагә юлыкмасмы? «ЛизаАлерт» белгечләре әти-әниләргә түбәндәге киңәшләргә колак салырга куша:
– балагызга тышкы кыяфәт буенча гына «яхшы» кешене «начар»ыннан аерып булмавын аңлатыгыз. Таныш булмаган кеше ни генә әйтсә дә, «юк» дип җавап бирергә өйрәнсен;
– балагызны кешедән ярдәм сорарга читенсенмәскә, курыкмаска өйрәтегез. Шулай ук ярдәмне кемнән сорарга кирәклеген дә тәгаенләгез. Бала җитәкләгән әни, полиция хезмәткәре, каравылчы, сатучы, кассир…
– балагыз белән һәрвакыт элемтәдә торыгыз. Әгәр ул берәр каян кайта икән, алдан сезгә шалтыратсын. Ләкин шуңа игътибар итегез: мондый шалтыратуларны бала чиктән тыш контроль түгел, ә бер-берең өчен борчылу буларак кабул итәргә тиеш;
– балагызны каты итеп кычкырырга өйрәтегез. Гадәттә, әти-әниләр балаларына тыныч булырга, башкаларга комачауламаска куша. Шуңа да, куркыныч янаганда, балалар эндәшми. Белеп торсын: адашса да, башка кеше тарафыннан агрессия сизсә дә, ул кычкырырга тиеш;
– балагыз мәктәптән кайтырга гадәтләнгән сукмакны үз күзләрегез белән барып күрегез. Ул нинди йортлар, гаражлар, караңгы почмаклар аша уза – игътибар белән карагыз. Шикләнәсез икән, аңа якты, кеше күп йөри торган юлдан кайтырга кушыгыз;
– виртуаль дөньясыз яши алмаучы буын интернеттагы куркынычсызлык кагыйдәләрен дә яшьтән белеп торырга тиеш. Балагызга фотоларын һәм үзе турындагы мәгълүматны бик саклык белән генә «эләргә» кирәклекне аңлатыгыз. Ара-тирә аның «виртуаль дус»ларын тикшереп торсагыз да була. Бигрәк тә алар арасындагы өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар итегез;
– балагызны һәрдаим фотога төшерегез. Югалганнарны эзләгәндә яңа төшерелгән фото – бик әһәмиятле нәрсә. Шулай ук аның иртән нәрсә киеп чыгып китүенә дә игътибар итәргә тырышыгыз. Стресс аркасында, баласын югалаткан әти-әниләр эзләүчеләргә бу мәгълүматны тиз генә әйтә алмый. Бик курыксагыз, аны һәр иртә фотога төшерү дә комачауламас;
– балагызның телефонын үзегезнең исемгә рәсмиләштерегез. Кәрәзле оператор аның кемгә һәм кайчан шалтыратканы турындагы мәгълүматны телефон теркәлгән кешегә генә бирә;
– заманча гаджетлар һәм төрле программалар барлыгын да онытмагыз. Хәзер смартфоннарга кирәк кешенең GPS-локаторын (ул икенче кешенең телефоны кайсы урында булуын күрсәтә) урнаштырырга мөмкин. Шулай ук алар өчен GPS-трекер яисә махсус беләзек тә сатып алырга мөмкин.
Галия Гыймадиева тагын бер нәрсәгә аеруча игътибар итәргә киңәш итте:
– Югалган балагызны тапкансыз икән, ачу, курку кебек эмоцияләрне читкә куеп торыгыз. Балагызга елмаегыз, аны кочаклагыз, ничек яратуыгызны әйтегез. Бала үзен сезгә кирәк, кадерле итеп тоярга тиеш. Тырышсагыз, мондый куркыныч, авыр мәсьәләне дә уңай хәл итәргә мөмкин.
Әгәр якыннарыгыз югалган икән, «ЛизаАлерт» коткару отрядының 8-800-700-54-52 номерлы «кайнар линия»сенә шалтыратыгыз. Шалтырату – бушлай. Гаризалар Россиянең барлык төбәкләреннән дә кабул ителә.
Лилия Гыймазова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов