Лилия Галимова: Минтимер Шәрипович үзен бик яхшы хис итә

Журналистлар белән брифинг вакытында, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның хәлләре турында да сөйләде. Билгеле булганча, иртәгә Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

— Ул үзен бик яхшы хис итә, күптән түгел аның янына бардык, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул «Яңарыш» фонды, «Адымнар» комплексы кысаларында эшчәнлеген дәвам итә. Кремльдә уза торган киңәшмәләргә дә йөри, — диде Лилия Галимова. — Буш вакытында ул урамда йөрергә ярата. Көн саен урманда 7 чакрым җәяү уза. Аның әле эте дә бар. Исеме — Маһмай. Минтимер Шәймиев актив тормыш рәвеше алып бара.


Фикер өстәү