Улым, тартма инде… сөрмәңне!

Битенә – кершән, ирененә иннек сөрткән, күзенә сөрмә тарткан ир-атлар – хәзер инде җәмгыять өчен яңалык түгел. Килешсәк тә, килешеп бетә алмасак та, поп-мәдәниятнең үсеше, косметика брендларының сатып алучыларын ике мәртәбә арттырырга тырышуы, үз-үзеңне ничек телисең, шулай күрсәтү иреге арту, «батырлык», «кыюлык» төшенчәләренең тарихи мәгънәсен югалтуы мондый «сылу»ларның саны артуга бары уңай йогынты ясаячак.

Ә менә Кытай хакимияте моның белән килешергә һәм, бизәнеп, телевидениедә чыгыш ясаучы ир затларына тыныч кына карап утырырга җыенмый икән. Бу күренешне тыюлары турыда Гонконгның «The South China Morning Post» газетасының рәсми сайтыннан укып белдек. Кытай хакимияте әлеге карарын бизәнгән артистлар образының ир-атлар турындагы традицион күзаллауга туры килмәве белән аңлата.

Һәр чорның – үз «герое»

Әлбәттә, косметика һәм ир-атлар арасындагы мөнәсәбәтләр яңа гасырда гына барлыкка килмәгән. Борынгы Мисырдагы ир-атларның, бизәнеп, фиргавенгә охшарга тырышулары, феодалларның, бай булып күренер өчен, битләрен агартуы, кинематография һәм музыка сәнгате йогынтысы астында «мэйк-ап» индустриясенең үсү-үзгәрүе, СССР чорында заман героена әйләнгән Шураның сәхнә тотуы, «стиляга»ларның килеп чыгуы – һәммәсе тарихи фактлар.

Европа, Көнбатыш йогынтысы, дип сөйләшсәк тә, без әле алар кебек үк булдыра алмыйбыз. Татарда Принс, Джеффри Стар, Джаред Лето, Шура, Борис Моисеев, Сергей Зверев кебек «кыю ирләр», һәрхәлдә, эстрадада бик күренми. Юк, дип тә әйтә алмыйбыз.

Безгә килешәме?

Хәер, Россиянең халык артисты, Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, эстрада сәнгатенең үз таләпләре бар.

– Артистлар дөньясы шундый инде ул. Әйтик, безнең консерваториядә сәхнә гримы буенча аерым дәресләр бар. Экранның, сәхнәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып чак кына бизәнү – тиешле әйбер. Якты утлар астында йөзеңне югалтмас өчен кирәк бу. Ләкин ир-атлар өчен сәхнә гримының чик-чамасы бар. Ул табигый булырга тиеш. Ирләргә хатын-кызлар кебек бизәнү – бөтенләй килешә торган әйбер түгел. Ир-егетлек дигән төшенчә бар. Ирләр – безнең таяныч, элек-электән шулай булган бит инде, – диде ул. – Россиядә традицияләргә зур әһәмият бирелә. Бигрәк тә, гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрендә. Чит ил йогынтысы астында без үз принципларыбызны югалтырга тиеш түгел.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров исә ир-атларның пиджак-чалбары үтүкләнсә дә җитә, дигән фикердә.

– Мин авыл гыйбаты булып калдым бугай инде – сәхнәгә бер дә бизәнеп чыкканым юк (көлә). Профессиональ яктан дөрес эшләмимдер, ләкин ир-атларның бизәнүенә кул куя алмыйм. Үз-үзеңне карап йөрсәң яхшы инде, билгеле. Тамашачы алдына чиста, пөхтә, үтүкләнгән костюмнан чыгу – тиеш әйбер. Ир-атлар хәзер прическага да бик игътибар итә бит. Анысын ясар идем дә – чәч калмады (көлә). Артыгын кыланган ир-атлар яшәүләренең кызыгы калмаганга кызык эзләп йөри микән соң инде, читтән кергән гадәтме – белмим. Әмма бер дә безнең халыкка туры килми, – диде ул безгә.

Яшь җырчы Азат Абитов, беренче мәлләрдә сәер тоелса да, хәзер тамашачы алдына кершән сөртеп чыгуны гадәти әйбер буларак кабул итә икән:

– Безнең эстрадада артык бизәнүче ирләр юк кебек ул. Съемкалар вакытында кершәнне генә барыбыз диярлек сөртә. Ул экраннан караганда бит тиресе ялтырамасын өчен кирәк. Башта сәер тоела иде. Соңыннан, телевизордан йөзнең ямьсез булуын үз күзләрең белән күргәч, кершәннең бик кирәк булуын аңлыйсың. Ә калганын белмим – сөртеп караганым юк.

Марсель Вагыйзов, бизәнүче генә түгел, хатыны белән бертөрле киенүче ир-атларны да аңламавын әйтте.

– Аллаһ Тәгалә ничек яраткан, син шундый булып калырга тиеш. Йөз-кыяфәтне ничек тә булса үзгәртүгә мин, гомумән, каршы. Ул бит – кешене, тамашачыны алдау дигән сүз. Хатын-кызларның бизәнүе – аерым мәсьәлә инде, ә ир-атларга нигә кирәк бу? Коръәндә бит ир-атлар – хатын-кызларга, хатын-кызлар ир-атларга охшарга тырышырга тиеш түгел, дип язылган, моның өчен җәза каралган. Бизәнеп кенә калмыйча, хатыны кебек киенүче ирләр дә бар бит. Кыскасы, Европада булган бөтен тәрбиясезлекне үзләштереп бетерәбез бугай инде, – дип сөйләде ул.

Белгеч фикере

Зөһрә Кәримова, практик психолог:

– Хәзер күп кенә ирләр хатын-кыз итәгенә ябышуны кулайрак күрә. Шул рәвешле алар ир-егетлек сыйфатларын җуя. Бу – аларның кершән, сөрмәгә тартылуының бер сәбәбе. Икенчедән, хәзерге хатын-кызлар таләпчән түгел, теләгән әйберләрен сорый белмиләр. Өченчедән, үзен хөрмәт иткән, үз ихтыяҗларын төгәл белгән ир-ат мондый адымга бара алмас иде. Бизәнеп йөрү ир-атларга хатын-кызлар тарафыннан наз, мәхәббәт җитмәүне дә аңлатырга мөмкин. Шуны аңларга кирәк: без Ходай тарафыннан бирелгән тышкы кыяфәтебезне кабул итеп, үзебезне яратып яшәргә тиеш.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү