Минтимер Шәймиев: «Тормышымдагы төп кагыйдә – кешеләрне ярату»

ГАИЛӘ ҺӘМ БАЛАЧАК

Әнкәй исән чакта авылга сирәк кайтканыма үкенәм. Барысы да бар югыйсә: транспорт, вакыт, мөмкинлекләр… Ә әнкәй янына кайтып күрешеп килергә өлгермим. Әни кеше ул һәрчак үз балаларын көтеп яши.

(«Татарстан» журналыннан)

***

Биш яшьтә мин апамнан хәрефләрне күрсәтеп-аңлатып бирүен үтендем. Әткәй, хәреф тануымны белгәч, мине тантаналы төстә өстәлгә утыртты да кулыма газета тоттырды. Үзе каршымда минем район газетасыннан ниндидер хәбәрне кычкырып укуым белән горурланып, күңеле булып тыңлап утырды. Бәлки шуңадыр, яңа газета-журналлардан, яңа китаплардан килгән типография буяулары исе – балачагымнан калган иң яраткан исләрнең берсе. Мәктәп елларында минем иң яраткан җирләремнең берсе район китапханәсе иде.

(«Татарстан» журналыннан)

***

Авылда тууның гаҗәеп бер өстенлеге бар: демократик җәмгыятьтә яшисең. Тулы хәбәрдарлык: беркемнең бернинди сере юк, бар да күз алдында, бар да ачык.

(«Шәһри Казан» газетасыннан)

***

Бервакыт, сабый чакта, мин бик каты авырып киткәнмен. Аңыма килеп, күземне ачкан чакларымда баш очымда утыручы әнкәй белән әткәйнең борчулы йөзләрен күрүдән, маңгаемдагы сулы чүпрәкне алмаш-тилмәш алыштырып торуларын тоюдан ниндидер татлы хис кичерүемне хәтерлим…

(«Сөембикә» журналыннан)

***

Оныкларын яратмаган кеше күргәнем юк бугай минем. Мин үзем дә алар янында эреп төшәм.

(«Сөембикә» журналыннан)

***

Сәкинә – язмышның миңа биргән иң зур бүләгедер ул. Чынлап та шулай. Безнең якта бик зур кадер турында «күз керфеге кебек итеп» диләр. Сәкинә гаиләбезне күз керфеге кебек итеп саклады. Яшьлек мәхәббәте белән, яраткан кешеңә өйләнү, кияүгә чыгуның нинди зур байлык булуын торып-торып аңлыйсың. Без үзебезне таныштырган, табыштырган көннәрне ниндидер бер якты сагыш белән, матур итеп сагынып сөйләшәбез. Гомер буе ара-тирә искә төшергәләп торгангамы, һәр мизгеле аермачык ул, шагыйранә итеп әйтсәк, сәгадәтле сәгатьләрнең.

(«Сөембикә» журналыннан)

***

Сәкинәне республика халкы белә, чөнки бергә гаилә корып яши башлавыбызга – 57 ел. Безнең бөтен эшебез, тормышыбыз халык күз алдында. Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Аның хакында сөйләү дә авыр, истәлекләр бик күп. Ул аш бүлмәсенә  соңгы көннәренә кадәр берәүне дә кертмәде. Авырган чакта да, йөри аламы, юкмы, гел үзе ашарга әзерләп, мине эшкә озатып җибәрә иде. Андый әйберләр онытыла торган түгел.

(Сәкинә ханымны соңгы юлга озатканда әйтелгән сүзе)

***

Ул (Сәкинә ханым. – Ред.) минем якшәмбе булса да ял итүемне, бу көнне аның янында үткәрүем турында һәрвакыт хыяллана иде. Ярата торган хатын-кызның хыялы бу.

(«Интервью без галстука» проектыннан)

***

Бервакыт, башлангыч класста укыганда, миңа авыл малайларының берсе: «Син – кулак малае», – диде. Әткәйдән кайтып сорадым. Аның шул мизгелдә йөзе үзгәрүе бүгенгәчә күз алдымда тора, бер дә онытылмый. «Бүтән әйтмә моны, бу дөрес сүз түгел!» – диде әткәй һәм без моңа башка беркайчан да әйләнеп кайтмадык.

(«Шәһри Казан» газетасыннан)

***

Мин – авыл малае, шуның белән горурланам. Җирдә туып, шул тормышны күреп үсү, абзар исен иснәү, этләр, хайваннар арасында йөрү, дөресен әйткәндә, үзе бер могҗиза ул. Авыл җирендә мал арасында үстек без, шуңа күрә бер эт тәрбияләү турында гел хыялландым. Президент вазыйфалары моңа мөмкинлек бирмәде. Президентлыктан китәргә бер ел кала, алдан ук эт баласы алып куйдым. Исеме Тукай шигыреннән алынды – Маһмай.

(«Шәһри Казан» газетасыннан)

 


ТОРМЫШ ФӘЛСӘФӘСЕ

Бала белән ана арасында да, ир белән хатын арасында да, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр арасында да хөрмәт яшәсә генә җаннар тыныч. Эчебез ак булып бетми икән, тормышның рәхәте юк. Һәркемнең гомере бер генә. Башлана да бетә ул, мәңгелек каршында безнең гомер – бер мизгел. Менә шуның турында ешрак язсак, сөйләшсәк, уйлансак иде…

(«Сөембикә» журналыннан)

***

Үз-үзеңә бәя бирү бик катлаулы. Минем озын тормыш юлым күп кешеләр белән бәйләнгән. Мин моның кадерен беләм!

(«Татарстан» журналыннан)

***

Һәр кеше үзенең әзерлегеннән, тәрбиясеннән чыгып, яшәү рәвешенә һәм кагыйдәләренә карап үз фикерен белдерә яки үз гамәлләрен кыла. Төрле кешегә төрле мохит тәэсир итә. Шуңа күрә үз карашыңны аңлата белергә һәм сабыр булырга кирәк. Үз гомеремдә күңелемдә эшче кешегә карата ниндидер ачу туганы булмады. Барысы да – безнең кешеләр, безгә беркемне дә Айдан ташламаганнар лабаса… Мин кешеләрне яратам – тормышымдагы төп кагыйдәм шул.

(«Татарстан» журналыннан)

***

Әүвәл беркем дә «тәрбиялим әле» дип утырып, бала тәрбия­ләмәгән. Хәзер дә шулай ул. «Тәрбия җитмәде шул» дигән сүз үз-үзеңне алдау гына дим мин. Тормышта юньле аралашу, юньле мөгамәлә күреп үскән бала юньле була. Балада кимчелек күрсәң, гаепне үзеңнән эзлә, гаиләңнән эзлә. Бала шәхесенә нигез гаиләдә салына. Шул әби-бабай тирәсендә. Кызык бит, алар турындагы хатирәләр, ядкарьләр күңелебезгә таслап салынганда, безне хәтта үзебез бер мәртәбә күрмәгән әби-бабайларыбыз да тәрбия кыла.

(«Сөембикә» журналыннан)

***

Ни генә булмасын, кешенең күңелендә иман барыбер яши ул. Күз алдыгызга китереп карагыз: үзгәртеп кору еллары башланганда, безнең республикада 23 мәчет иде, хәзер 1500дән артык! Иман кешенең җанында, йөрәгендә утыра дип саныйм. Әткәйнең дә иманы күңелендә булуын без ул авырып киткәч аңладык. Аның чире дәвалана торган түгел иде, ул васыятен әйтеп калдырды. Әнкәегезне саклагыз, бер-берегезгә ярдәм итеп, бергә яшәгез, диде.

(«Шәһри Казан» газетасыннан)

 

МИЛЛӘТ

Безнең халыкның, мөмкинлеге чикле булганда да, хыялы бар, рухы бар. Ә тарихта, мәгълүм булганча, омтылышлы, рухлы халыклар гына эз калдыра.

(«Казан утлары» журналыннан)

***

Габдулла Тукайның: «Рус җирендә без әсәрле, эзле без», – дип язуы – бу сорауга тулы җавап. Без үзебез турында үзебез кайгыртмасак, җан-фәрман хезмәт итмәсәк, аны кем хәл итәр… Әгәр башыңа милли аң тирән уелмаса, яшәүнең мәгънәсен күз алдына китерү дә авыр.

(«Ватаным Татарстан» газетасыннан)

***

Милли үзаң көчәю – киләчәк берничә гасыр өчен нигез ул. Бөтен нәрсә дә тиз генә эшләнми, хәзер менә «Мин – татар!» дип кычкырып, горурланып йөри торган көннәр килде. Шуның белән татар халкына ихтирам да тудырдык. Чөнки илгә, дөньяга үзебезне акыллы, булдыклы һәм тәртипле халык итеп күрсәтә алдык.

(«Шәһри Казан» газетасыннан)

***

Чыннан да, һәр халык үз киләчәген үзе кайгыртырга тиеш. Бу аның бердәмлек дәрәҗәсенә, милли үзаңына һәм матди куәтенә бәйле. Базар мөнәсәбәтләренә күчүгә карамастан, хөкүмәт милли мәдәниятне, телне саклап калу мәсьәләләреннән читләшмәячәк.

(«Казан утлары» журналыннан)

 

ЭШ

Мин бик яшьли җитәкче вазыйфаларда эшли башладым. Җаваплы эшкә иртә тотынуымның сәбәбен яшьтән үк фәнни, әдәби китаплар укырга яратуымнан, белемгә омтылудан күрәм. Гомер буе шулай кайнап яшәп, күп вакытымны эштә уздырганлыктан, өйдә утыруны күз алдыма да китерә алмадым. Ә инде бүгенге көндә миңа күпмедер дәрәҗәдә игътибар-ихтирам бар икән, аңа ирешүнең юлы бер генә: кешеләрне яратырга кирәк! Кешеләрне яратып, кешечә мөгамәләдә булып эшләсәң генә, бу тормышта эзең кала. Бу һәммәбезгә дә кагыла!..

(«Казан утлары» журналыннан)

***

Шунысына сөенәм: эш дәверендә нинди генә мизгелләр булмады: ачулары килеп, ризасызлык белдерсәләр дә, нәфрәт белән карамадылар. Авыр икән, авыр, диделәр, еладылар, кычкырдылар, әмма мин беркайчан да, беркайда да үземә карата нәфрәт сизмәдем.

(«Шәһри Казан» газетасыннан)

 

ТЕЛ

Туган тел – ана теле, чөнки ул һәркемгә тумыштан бирелә. «Тел – ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге», – ди татар халык мәкале. Аны ата-бабаларыбызның васыяте дип тә, әманәте дип тә әйтеп була. Ана телен саклау, аны буыннан-буынга җиткерү – әниләребезне ярату, ата-бабаларыбызны ихтирам итү билгесе. Шуңа күрә кешене үз теленнән, милләтеннән, диненнән мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк.

(«Безнең мирас» журналыннан)

***

Бервакыт туган якка кайткан идем, апам миңа әйтә: «Татарча телесериалның вакытын үзгәртеп булмый микән?» – ди. Шул сериалны карап, сыер саварга соңга калалар икән. Менә бит ничек тәэсир итеп була! Миңа калса, иҗат әһелләре, бигрәк тә милли иҗат вәкилләре телевидениедә җитәрлек дәрәҗәдә актив катнашмый әле. Ни өчен үз татар сериаллары барлыкка килми – кем гаепле соң бу очракта, кем комачаулый? Эш үзебездә бит…

(«Казан утлары» журналыннан)

 

***

Тел, милләт язмышын хәл итүдә аның барлык проблемаларын да тирәнтен аңлаган, үз йөрәге аша кичергән затларның катнашуы зарур дип саныйм. Мондый авыр заманны без бер уздык бит инде.

(«Казан утлары» журналыннан)

(Минтимер Шәймиевнең төрле елларда «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталары, «Сөембикә», «Безнең мирас», «Татарстан», «Казан утлары» журналлары, «Интервью без галстука» проектына әңгәмәләрендә әйтелгән фикерләре файдаланылды)


Фикер өстәү