Зәки Исламов: «Минтимер Шәрипович районда трактор-машина паркын яңарту, аны файдалану буенча яңалык кертте.»

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 20 гыйнварда 85 яшь тулды. Татарстан халкы, аның белән төрле елларда эшләгән кешеләр, зыялылар үзләренең аңа бәйле истәлекләре белән бүлештеләр.

– Минтимер Шәрипович Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 1959 елда Мөслим  машина-трактор паркына (МТС) инженер булып эшкә кайтты.  Ул вакытта мин  – «Алга» МТСында склад мөдире. Уку йортын тәмамлап, практикага кайткач,  Минтимер Шәймиев  мине дүрт колхозга механик итеп билгеләде. Бу вакытта ул районда бердәнбер югары белемле инженер иде. «Сельхозтехника»да эшләгәндә, үзен чын белгеч итеп күрсәтте. Таләпчән, уйлап табуга сәләтле, алдынгы булды.  МТСның фрезер станогы юк. Трактор, машинага кирәк булган шестерналарны шунда ясыйлар. Шул станокны кайтартып, хутка җибәреп, техникаларны кирәк-ярак белән тәэмин итәргә ярдәм итте. Ул елларда районнарда «ДТ-54» дизель тракторлары кайта башлады. Эш өчен кулай, көчле тракторлар булса да, бер кимчелеге бар: рамнары бик тиз какшый иде. Минтимер Шәймиев республикада беренчеләрдән булып, шушы тракторларның рамнарын сүтеп, өр-яңадан  торгызуны оештырды. Тракторлар еш  ватылган чаклар да була иде. Колхоз-совхозларга техника сирәк кайта, аларны  вакытында төзәтеп торырга кирәк. Минтимер Шәрипович районда трактор-машина паркын яңарту, аны файдалану буенча яңалык кертте. Авыл хуҗалыгы машиналарын энәсеннән җебенә кадәр белә иде. Механизаторлар әзерли торган курс ачты. Дүрт ай эчендә тракторчылар техникага утыра иде.

Кукурузны квадратларда, ягъни оялап утырту модага кергән заманнар бу. Әлеге культураны аркылыга-буйга чәчү кукурузның рәт араларын эшкәртү өчен уңайлы, уңышы да мул була. Тик заводтан кайтартылган чәчкечләр квадратны чыгарып бетерми. Минтимер Шәрипович чәчкечләрне яңарткач, проблема хәл ителде. Республика  буенча да әлеге тәҗрибә киң кулланыла башлады. Моны  үзе бер инкыйлаб булды дип әйтергә мөмкин.

Мөслим МТСы райондагы су башняларын өр-яңадан  ясауга иреште. Колхоз-совхозларда терлекчелекне алга җибәрүдә баш инженерның файдасы зур булды. Терлекчелек тораклары элек читәннән үрелгән иде. Аннан кирпечтән төзи башладылар. Яшь терлекләр торагын җылытырга кирәк. Минтимер Шәрипович ут ягып җылыта торган калорифер уйлап тапты. Мич эченә ут ягалар да җылынган һаваны җылыткыч белән терлек торакларына өрдерәләр.  Нәтиҗәдә маллар туңмый.

1962 елда Минтимер Шәймиевне Минзәләгә  яңа эшкә билгеләделәр. Бергә хезмәт куйган елларны еш искә алам. Аны юбилее белән котлап, балаларының игелеген күреп, республика уңышлары өчен хезмәт куеп,  сәламәт булып, озын гомер кичерүен телим.


Фикер өстәү