Минтимер Шәймиев белән бер үк көнне, бер үк елны туган Дамир абый: «Икебезгә – 170 яшь»

Алар икесе бер үк көнне, бер үк елны туган. Берсе – Актанышта, берсе – Балтачта. Икесе дә бик яшьли җитәкчелек камыты кигән, дәрәҗәләргә ирешкән. Аерма шунда гына: берсе ил, республика күләмендә танылса, икенчесе гомере буе туган районында хезмәт иткән. Тирән фикерле, мәгълүматлы булуы, шуларның һәммәсен берләштереп, үз фикерен әйтә белүе белән дә, зирәклек ягыннан да, икенчесе беренчесеннән һич калышмый. Ул да, нәкъ Беренче Президент кебек үк, пенсиягә чыктым дип өйдә утырмады, район Ветераннар советы рәисе булып, җәмәгать башлангычында эшләсә дә, унике ел буе атнаның биш көнендә район Советы бинасындагы бүлмәсенә гадәти режимда эшкә йөрде. Аның да районда гомер буе абруе зур булды.

– Минтимер Шәрипович үзе белән бер көнне тууыгыз турында белә идеме? – дип сорыйм Дамир абыйдан. – Ни дисәң дә, аның чорында башкарма комитет председателе булып эшләдегез бит.

– Белә иде, – ди ул. – Бер елны туган көненнән соң икенче көнне котларга баргач, мине шелтәләп алды: «Эш урыныңда утырмыйсың, кичә туган көнең белән котлыйм дип шалтыраткан идем, син юк», – диде. 70 яшем белән котлаганда да: «Икебезгә – 140 яшь», – дип шаяртты (фотода – шул мизгел).

Патефонлы һәм… чабаталы тормыш

Дамир абый – әңгәмә өчен бик рәхәт кеше. Ул сиңа ни кирәген дә, нәрсә сөйләргә икәнен дә белә. Сораулар бирәсе дә, «өзелгән җеп очын табуын» да көтеп утырасы юк. Бөтенесен эзлекле, мавыктыргыч итеп сөйләп бирә. Хәтере искиткеч. Ә үткәнендә искә алырлык хатирәләр бихисап: шатлыклысы да, моңсуы да җитәрлек.

Алан авылында заманы өчен хәлле – сыерлы, патефонлы-гармунлы, сәпидле гаиләдә туа ул. Ачлыктан тилмергәнен хәтерләми. Авыл советы секретаре, район финанс бүлегенең налог инспекторы булып эшләгән әтисе сугышта һәлак булганнан соң гына аның өчен чабаталы тормыш башлана.

– Аңа кадәр әби-бабай белән бик тату яшәгән әниемне, әтинең энесе өйләнеп, өйгә тагын бер килен килү белән, берьялгызын ишегалдындагы ак мунчага башка чыгардылар. Мине нишләптер үзләренә алып калдылар, – дип сөйли Дамир абый. – Бераздан әнинең әтисе Насыйбулла бабай ул мунчаны яңа нигезгә күчереп салды. Ә мин, беркемгә әйтмичә, әни янына төшеп киттем. Бу вакытта миңа сигез яшьләр тирәсе булгандыр… Әни бик сөенде инде. Ул атлар карады, мин укыдым. Бөрбашка йөреп укый идем. Сыйныф җитәкчесе булып Аланның Юныс мулла малае Гомәр абый килде. Малмыжда рус-татар мәктәбен тәмамлаган, Сивашны кичкән, армиядән соң Арча педучилищесын, икееллык укытучылар институтын тәмамлаган, Балтач районы мәгарифенә нигез салган, репрессиягә эләгеп, ике ел төрмәдә утырган, сугышта булган, хатынын, улын югалтып, өч бала белән тол калган – кыскасы, бик күпне күргән кеше иде. Ул кече кызы Лена белән Бөрбашка күченеп, иске генә йортта яши башлады. Көннәрдән беркөнне шушы кеше әниемне сорап килде. «Улым риза булса гына», – ди әни. Булачак әти: «Мин үземә хатынлыкка теләсә кемне таба алам, миңа син генә түгел, улың да кирәк», – дип җавап бирә. Ә мин исә аңа бары бер сорау биргәнмен: «Укытырсыңмы?»

Уңай җавап биргән мөгаллим абыйсы башта Дамирны үзләренә кунакка алып китә. Өч көннән соң: «Йә, әниеңне нишләтәбез?» – дип сорый. «Алып кайтабыз», – ди, билгеле, Дамир. Шулай яшәп китәләр.

СССР күләмендәге белгеч

Әти кеше сүзендә тора. Җидееллык мәктәпне грамота белән бетергән Дамир СССР Киң куллану товарлары промышленносте министрлыгына караган (ягъни Союз күләмендәге) Казан мех әйберләр техникумына укырга керә. Техник-экономист белгечлеге алып чыга. Техникум дәрәҗәсендә әзерләнгән беренче белгечләр була алар. Шуңа да Дамир абыйның эшкә юлламасына әлеге дә баягы СССР Киң куллану товарлары промышленносте министрлыгының кадрлар буенча урынбасары кул куйган. Аны Башкортстанның Ишембай шәһәрендәге хәрби киемнәр тегүче фабрикага эшкә җибәрәләр. 885 сум акча, 700 сум подъемный белән (ул чор өчен искиткеч зур саннар була бу). Фабрикада да бу юнәлештә бердәнбер белгеч була ул. Нибары сигез ай эшли. Күрәсең, бик актив егет булган, аннан соң үзен ВЛКСМ шәһәр комитетына учет һәм статистика секторына мөдир итеп алалар. «Миңа ул чакта унтугыз яшь иде. Буем-сыным, гәүдәм булса, бер хәл…»

«Бронь бирәбез, кал», – дисәләр дә, төптән уйларга сәләтле Дамир армиягә барырга карар кыла. Янәсе, бүген калсам да, барыбер барырга туры киләчәк бит… «Күрәчәгемдер инде», – дип өсти ул шул хакта сөйләгәндә. Ул чакта язгы чакырылыш булмаса да, 1956 елның җәендә аны армиягә алалар. 7 июльдә Семипалат атом полигонында сапер булып хезмәт итә башлый. Ә августта атом бомбасын ачык һавада сынау булган.

Икенче җәйдә исә шундый ук сынау җир астында үткәрелә. Монысының да нәрсә икәнен белмиләр, бары 25 ел берни әйтмәскә, берни сөйләмәскә дип кул куйдырганнан соң гына, бу «сер»нең нәрсә булуын чамалыйлар. Әлеге сынаудан соң күп тә үтми, Дамирны хәрби частьның тулы штатлы комсомол секретаре итеп сайлыйлар, бераздан ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, партиягә керә.

«Я не знайть экономист»

Тик армиядән соң өйдәгеләре чакыруы буенча авылга кайткан Дамирны биредә «признавать» итүче юк. «Әнә урман ташуда эшлә, бәрәңге чыгар», – ди колхоз председателе. Ә райкомда заворг агай: «Я знайть бухгалтер, я знайть нормировщик, но я не знайть экономист», – дип кайтара. Инде ризалашып, колхозда эшли башлаган Дамирның язмышын үзгәртергә бер очраклы хәл җитә. Ул хезмәт иткән частьтагы политотделдан учет карточкасын гына түгел, рекомендация тибындагы бик яхшы характеристика да язып җибәргән булып чыгалар. Әй, йөгерә башлый райондагылар. Әле заворг, әле икенче секретарь чакыртып сөйләшә, шул арада райкомолның беренче секретаре булырга тәкъдим итәләр һәм сайлаталар да. 24 яшендә инде аны алты авылны берләштергән Фрунзе колхозына партоешма секретаре итеп җибәрәләр. Председатель дә була, район авыл хуҗалыгы идарәсен дә җитәкли, башкарма комитет рәисе, халык контроле, коммуналь милек белән идарә итү комитеты рәисе дә булып эшли. Соңгысыннан вакытында киттем, дип сөенә. Хосусыйлаштыру кебек үтә дә каршылыклы, үтә дә кытыршы процесста өлеше булмауга шөкер итә. Бүгенгәчә күп укый, өйрәнә ул. «Үтә куркынычлы подразделение ветераны» таныклыгын да, күпме киртәләр аша – 45 ел үткәч, ә медален 50 ел үткәч булса да, алуга ирешә. Тагын шундый өч райондашыбызга да ярдәм итә әле.

Гадилеге белән бик күпләрнең хөрмәтен казанган, җитәкче булып эшләгән чорының һәр баскычында кул астындагы күпме сәләтле кешегә үз вакытында үсәргә, «ачылырга» ярдәм иткән, бүгенгә кадәр алар белән кызыксынып яшәгән Дамир абый Габдрахмановның менә шундый бик тә хикмәтле, соклангыч кеше булуын белдегезме инде? Тормыш иптәше Әлфинур апа өчен 60 еллап ышанычлы, тугры ир дә, балалары өчен төпле, акыллы киңәшче, инде буй җиткән, берсе гаилә корырга өлгергән оныклары өчен дөньядагы иң шәп бабай да ул. Гомер буе кешеләр арасында кайнап яшәгән аксакал – дистә елдан артык инде мәчеткә йөрүче кордашлары, яшьләр арасында да үз кеше. Иң мөһиме, ул үзенең бик тә бәхетле гомер кичерүен, картлыгында да бик бәхетле булуын аңлый. «Бер урыс әйткәндәй, тут болит, тут болит булса да, сиксән биш яшь – гомернең иң матур чагы икән», – дип шаярта…

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү