Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде

Дәүләт алдындагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде.

Изге апостол Андрей Первозванный ордены – Россия Федерациясенең иң югары дәүләт бүләге. Аның белән, Россиянең үсешенә, бөеклеген һәм данын арттыруга ярдәм иткән гаять зур хезмәтләре өчен, илнең күренекле дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләре, шулай ук, Россия алдындагы хезмәтләре өчен, чит илләр башлыклары һәм хөкүмәтләре җитәкчеләре бүләкләнә. 1998 елда торгызылган Андрей Первозванный ордены барлыгы 15 кешегә тапшырылган.


Фикер өстәү