Балаларда “омикрон” штаммы билгеләрен санап үткәннәр

Чир иярткән балаларның тәне чабарырга, вак бронхлары томаланырга мөмкин.

“Омикрон” штаммын йоктыручыларның күпчелеге чирне җиңелчә кичерә. Әмма ул тизрәк тарала һәм шул ук вакытта сулыш органнары һәм үпкәне алдагы штаммнарга караганда тизрәк зарарлый. Табиб-терапевт Татьяна Тарадеева шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, чирнең организмда “яшеренеп яту” чоры (инкубация чоры) 3-5 көн генә тәшкил итә. Шуңа күрә үзендә ОРВИ билгеләре сизүчеләрнең һәммәсенә, озакка сузмыйча, ПЦР-тест узу киңәш ителә.
Тарадеева әйтүенчә, “омикрон” штаммына тән температурасының 37,5 градустан югарырак күтәрелүе, коры ютәл (аз гына какырык та булырга мөмкин), сулыш кысылу, алҗу, күкрәк читлегендә “авырлык” барлыкка килү хас. Шулай ук сырхауларның башы авыртырга, хәлсезлек, тән сызлау-авырту кебек билгеләр пәйда булырга, кайберәүләрдә – тән температурасы төшәргә, балаларның тәне чабарырга мөмкин.
“Ә инде 2-5 яшьлек сабыйлар, вак бронхларның тыгылуы (бронхиолит), бугазның кысылуы (круп синдромы) аркасында, бик авырлык белән генә сулый башларга мөмкин. Мондый очракта аларны хастаханәдә дәвалау таләп ителә”, – дип өстәгән табиб.


Фикер өстәү