Республика балалар хастаханәсендә 41 бала ковидтан дәвалана

Республика балалар клиник хастаханәсендә 41 бала коронавирустан дәвалана. Бу хакта матбугат конференциясендә клиника баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Светлана Сенек әйтте.

Аның сүзләренчә, ковид белән авырган барлык балаларны да хастаханәгә салмыйлар. Бу, нигездә, бер айлык, бер яшькә, өч яшькә кадәрге, ДЦП, шикәр чире булган балалар. «Калганнар ОРВИ кебек җиңелчә кичерә. „Омикрон“ штаммы ачыкланган очраклар әлегә юк», — диде табиб.

Хастаханәдә ятучы балалар арасында ясалма вентиляциядә булучылар юк.

Яңа туган балаларга килгәндә, Светлана Сенек әйтүенчә, нарасыйлар әниләре йөкле вакытта чир йоктырган булалар. Кирәк булса, аларга КТ тикшерүе дә ясала. Бүгенгә үпкәләре зарарланган очраклар юк.

Табиб сүзләренчә, ковидтан прививкадан организмга ниндидер начар тәэсире юк. Бары тик, гадәти прививкалардагы кебек аллергия реакциясе булырга мөмкин. Ул, шулай ук, бала ОРВИ яки башка чир белән авырганда прививка ясатырга ярамавын искәртте. Бала терелгәч тә, ничә көннән вакцинациягә баруны педиатр хәл итә.


Фикер өстәү