Күңелсез хәбәр: Татарстанда коронавирустан тагын биш кешенең гомере өзелгән

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус аркасында тагын биш үлем очрагы теркәлгән.

1976, 1956, 1961 елда туган өч ир-ат, шулай ук 1927 һәм 1951 елда туган хатын-кызлар үлде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Татарстанда пандемия вакытында коронавирустан үлүчеләр саны 1540гә җиткән.

Республикада тәүлек эчендә 112 кеше ковид йоктырган.


Фикер өстәү