Утта янмаска, суда батмаска. Коткаручылар узган елга нәтиҗә ясады

Республикада янгыннар һәм анда үлүчеләр саны арткан. Алар тагын да күбрәк булырга мөмкин иде,  янгын хакында хәбәр бирә торган махсус җиһазлар күп кешенең гомерен саклап калган. Соңгы биш елда шушы җиһаз тавышы 172 кешене үлемнән коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин җиткерде.

– Янгыннар һәм кешеләр үлү белән килеп туган хәлгә җентекләп анализ ясадык. 2020 һәм 2021 елдагы янгыннар саны аермасы – 95.  Монда безнең дә гаеп барлыгын яшермибез, – диде ул. – Чаллы шәһәрендә 192 янгын очрагы, Тукай муниципаль районында 203 очрак теркәлгән. Шушы 2  райондагы янгыннар бөтен республика буенча саннардан 4 тапкыр күбрәк. Кешеләр үлеме очраклары белән дә шундый ук хәл күзәтелә. 2021 елда Әлмәт районында – 8, Югары Ослан районында – 7 , Лаешта – 5, Түбән Кама һәм Чирмешәндә 4 кеше үлеме теркәлде. Янгыннардан килгән зыян 369 миллион сумны тәшкил итте. Уттан чыга алмыйча, узган ел 178 кеше үлде. Шуның алтысы – балалар. Янгында гомере өзелгән кешеләрнең 62 проценты исерек хәлдә булган.

Рафис Хәбибуллин һәр йортка янгын хакында хәбәр бирүче җиһаз куярга кирәклеген тагын бер кат искәртте. 2016 елдан бирле республикада шундый 340 мең җайланма куелды. Аның кирәклеге елдан-ел ныграк сизелә.

– Күпме кеше гомерләрен саклап калып була бит. Әлеге җиһазны кую теләген белдергәч, безне Татарстан Президенты хуплады һәм аларны алу өчен ярдәм күрсәтте. Моның өчен республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәт. Сүз кеше гомерләре хакында бара. Киләчәктә дә бу эшне дәвам иттерергә иде, – диде ул.

Узган ел көннәрнең эссе торуы аркасында, үләнгә ут кабу, урманнар яну очраклары да күп булган. 6094 янгын очрагының 3265е коры үлән һәм чүп яну белән бәйле.  «Төп бурыч урманнарын саклау иде», – диде министр. 16 мең кеше һәм 4 меңнән артык махсус техника һәрвакыт әзер торган. Шуңа да урман янгыннарын вакытында сүндерә алганнар.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса,  республикада меңнән артык яшеренү урыны бар.

Аларга 645 яшеренү һәм 449 радиациядән саклану урыны керә. «1 меңнән артык яшеренү урынының 768е теләсә кайсы вакытта кешеләрне качырырга әзер», – диде Рафис Хәбибуллин.

Республикада кышкы чорда да сулыкларда коткару постлары эшли. Коткару дигәннән, быел «112» хезмәтенә дә шалтыратучылар күп булган. Ел дәвамында 2 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Тәүлегенә 6 мең шалтыратучы була икән. Министр киләчәктә җавап бирүне тизләтү турында да әйтте. Быелдан әлеге системага таләпләр үзгәрә. Кеше операторның җавабын 8 секундтан да артык көтмәскә тиеш. Шалтыратучының мөрәҗәгатен  хәл итәр өчен 75 секунд биреләчәк. Әнә шуңа да Рафис Хәбибуллин утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан  әлеге системаны яңарту өчен матди ярдәм сорады. Үтенечләр аның белән генә бетмәде. Актанышка янгын сүндерү депосы кирәк, Казанда һәм Чаллыда урнашкан янгын станцияләре төзекләндерү көтә, Республика тернәкләндерү үзәгенә дә ремонт кирәк.

Алексей Песошин коткаручыларның үтенеченә дә каршы килмәде, эшләренә дә уңай бәя бирде.

–  Тулаем алганда, Татарстандагы күрсәткечләр илнең башка төбәкләренә караганда түбәнрәк булуга да карамастан, аеруча торак массивларында һәм кешеләр күп җыелган урыннарда янгыннарны кисәтү эшен дәвам иттерергә кирәк, – диде ул. –  «112» хезмәтенә килгән бер шалтырату да игътибарсыз калмасын. Һәр очракта сүз кеше язмышлары турында бара. Сулыклардагы хәлләр дә уйландыра.  Узган ел 10 ел дәвамында булмаган урман янгыннары күзәтелде.  Әмма сезнең һөнәри осталык белән без җиңеп чыктык. Быел исә республикада зур чаралар көтелә. Анысына да сезнең ярдәм кирәк булачак.

Утырыш башланганчы Алексей Песошин Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен кирәкле техника биреп сөендерсә, ахырдан иң алдынгыларга мактаулы исемнәр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү