Уенчык түгел. Татарстанда балаларга коронавируска каршы вакцина ясый башлыйлар

Коронавируска каршы вакцинаны балаларга да ясый башлыйлар. Сүз 12–17 яшьлек үсмерләр турында бара. Гыйнвар ахырына кадәр Татарстанга балалар өчен чыгарылган вакцинаның беренче партиясе кайтачак. Бу хакта журналистларга Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

«Спутник М» вакцинасын ясату ирекле, дип ышандыра белгечләр. 15 яше тулмаган балаларга прививканы ата-анасы яки аны тәрбияләүче законлы вәкил рөхсәте белән кадаячаклар. 15 яше тулган балаларга исә ул үзләре риза булган очракта гына ясалачак. Дөрес, ата-ана фикере бу очракта да исәпкә алыначак. Бала үзе вакцина ясатуга риза булып, ата-анасы каршы чыкса, аңа прививка кадамаячаклар.
Татарстанның баш эпидемиологы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республиканың белем бирү оешмаларында укучы балаларның ата-аналарыннан коронавируска каршы прививка кадатуга рөхсәт язуы җыя башлаганнар. «Күпме кешенең риза булуын әлегә төгәл әйтә алмыйм. Ләкин безнең бөтен укучылар да вакцина ясатырга тели, дип мөрәҗәгать иткән белем бирү оешмалары бар инде», – диде Дмитрий Лопушов.
«Спутник М» вакцинасы өлкәннәргә кадый торган «Спутник» вакцинасы нигезендә ясалган. Ул ике компоненттан тора. Алар 21 көн аерма белән ясала. «Вакцина буынга ясала. Интернетта балалар өчен чыгарылган вакцина борынга салыначак дигән хәбәр таралды. Ул дөреслеккә туры килми», – дип ачыклык кертте Лопушов.

Белгеч коронавирусның «омикрон» дип исемләнгән яңа штаммы пәйда булган шартларда ата-аналарга вакцина мәсьәләсенә аеруча җаваплы карарга киңәш итә. «Хәзерге вакытта дөньяда коронавирусның омикрон, дельта дигән штаммнары хакимлек итә. Ләкин тиздән «омикрон» «дельта»ны гомумән кысрыклап чыгарырга мөмкин», – дип кисәтә белгеч.
Бәхеткә, Татарстанда балалар арасында «омикрон»ның әлегә бер очрагы да теркәлмәгән. Ләкин ил күләмендә яңа штамм белән очрашкан сабыйлар бар инде. Россия эпидемиологы Александр Горелов сүзләренә караганда, коронавирусның «омикрон» штаммы 2–5 яшьлек балалар өчен аеруча куркыныч. «Әлеге авыру өске сулыш юлларына һәм бронхларга зыян сала. Моңарчы булмаган бронхиолит очраклары да бар. Һәр өченче балада – диарея», – дип сөйләгән ул федераль басмаларның берсенә.
Хәзерге вакытта башкаланың Республика клиник балалар хастаханәсендә балалар өчен ковид госпитале эшли. Хастаханәнең баш табиб урынбасары Светлана Сенек сүзләренә караганда, биредә 41 бала дәвалана. Декабрь азагында гына биредә нибары 6 бала яткан булган. Яңа ел ялларыннан соң авыручы балалар саны әнә шулай кисәк арткан. Сезонлы грипп, ОРВИ да вазгыятьне катлауландыра, ди белгечләр.
– Яңа прививка бала организмына ниндидер үзгә тискәре реакция бирер дип куркырга кирәкми. Башка прививкалар кебек ук ул да аллергия генә бирергә мөмкин. Коронавирус белән авыр ятучы, хроник чирләре баш калкыткан балаларга вакцина ясатырга ярамый. Терелгәч, ничә көннән ясарга яраганын да табиб хәл итәргә тиеш, – ди Светлана Сенек.
Ел дәвамында республикага 200 мең дозадан артык «Спутник М» вакцинасы кайтыр дип көтелә. Аның беренче партиясен гыйнвар азагында көтәләр. «Коронавирус белән бәйле вазгыять катлаулана калса, без әзер. Авырулар кислород, дарулар белән тулысынча тәэмин ителгән. Кадрлар кытлыгы да юк. Госпитальдә ятак урыннар житәрлек», –дип ышандырды Светлана Сенек.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү