Казан университеты профессоры шәһәр халкын чираттагы циклон турында кисәтте

Казан федераль университеты галиме тагын бер карлы циклон килүе турында әйтте.

Соңгы өч көн эчендә Татарстан башкаласында 15 миллиметрга якын, ягъни айлык норманың өчтән бере күләмендә кар яуды. Бу республикага себердән килгән зур циклон белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Гыйнвар аенда Казанда якынча 48 мм кар яуды, бу бер айлык норма дигән сүз. Кар катламының биеклеге Казан федераль университеты метеостанциясендә бүгенгә 45 см. Ай әле бетмәде, аның нәтиҗәләре буенча явым-төшем нормасы атып китәчәк. Хәзер безгә Атлантикадан чираттагы циклон килә. Анысында кар азрак булса да, явым-төшемнәр барыбер явачак», — диде ул.

Профессор гыйнвар аенда безнең регионда һава торышына Атлантиканың зур йогынты ясавын аңлатты. Актив фронталь зоналы зур циклон урнашкан. Якын көннәрдә мондый көчле кар явуы көтелми, ләкин гыйнварда әле явым-төшемнәр булачак.


Фикер өстәү