Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда эвакуация уздыру турындагы хәбәрләрне кире какты

Бүген Казандагы торак йортларда 23 гыйнварда көндезге сәгать 12дә әзерлек максатында эвакуация уздырачаклары турындагы белдерүләр барлыкка килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге хәбәрне кире какты.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының нинди дә булса күнегүләр яки өйрәнүләр уздыру турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе рәсми мәгълүматтан гына файдаланырга киңәш итә һәм Татарстан халкын тынычлык сакларга һәм коткыга бирелмәскә өнди. Боччылыр өчен сәбәп юк», – дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү