Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетына яңа ректор билгеләнде

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры итеп Рафис Борһановны билгеләнде. Бүген Россия спорт министры Олег Матыцин тиешле указга кул куйды.

Борһанов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазыйфасында биш елга расланды. Бу хакта вузның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Борһановны декабрь ахырында вазыйфага сайладылар. Ректорны сайлау университет хезмәткәрләре һәм укучылары конференциясендә узган.


Фикер өстәү