Мәскәүне дә уздырганнар: Милли мәдәниятебезне саклау өлкәсендә тирән эчтәлектәге эш бара

Тән саулыгы бер хәл, рух ныклыгы югалмасын. Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында җан азыгының әһәмияте һәм ул җитәрлек булсын өчен ниләр башкарылганы турында хисап тоттылар.

Бу җәһәттән республикада күп нәрсәләр эшләнә дип әйтеп була инде анысы. Әнә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бит Татарстан төрле яклап, шул исәптән мәдәният һәм сәнгать ягыннан да, кайнап торган төбәк, ди. Шуңа да елның иң әһәмиятле мәдәни вакыйгасы нинди дип аерып әйтерлек тә түгел. Булганнары – барысы да кирәкле һәм әһәмиятле.

– Әгәр дә республика тормышын аерым вакыйгаларга бүлеп карарга тырышсак, дөрес булмас. Татарстандагы һәр көнебез иҗади рухта һәм иҗади эчтәлектә үтә. Республиканың мәдәният учреждениеләре, һөнәр осталары, сәнгатькәрләр кызу рәвештә барган тормышыбызга үз өлешен кертә. Милли мәдәниятебезне саклау өлкәсендә дә тирән эчтәлектәге эш бара, – дип фикерләре белән уртаклашты ул коллегия утырышы алдыннан.

Тармак эшчәнлегенә бәйле төп нәтиҗәләр хакында мәдәният министры Ирада Әюпова үзе сөйләде. Күп юнәлешләрдә алдынгылыкка чыкканнар, шул ук вакытта игътибарга аласы мәсьәләләр дә бихисап.

Министр ил күләмендә 2022 елның Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителүен дә искә төшерде. Татарстан өчен бу аерым әһәмияткә ия ел булачак. «Дөнья дәрәҗәсендә әһәмиятле чара көтелә. Бу елның июнь аенда Казанга 194 илдән кунаклар киләчәк. Алар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясенә җыелачак. Моңа өстәп, быел Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы да билгеләп үтелә», – диде Ирада Әюпова.

Мәскәүне дә уздырганнар. Ил күләмендә гамәлгә ашырылучы «Пушкин картасы» проекты кысасында мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренә билет сату буенча Татарстан алдынгы булган. Барлыгы 1,7 млрд сумга 2,5 млн билет сатылган. «Мәскәүне узу кыен, әмма без моны эшли алдык», – диде министр. Бигрәк тә Камал һәм Качалов исемендәге театрларга күпләп йөргәннәр.

«Мәдәният» илкүләм проекты программаларын тормышка ашыруда да Татарстан яхшы күрсәткечләргә ирешкән, планны 100 процентка үтәгән. Ирада Әюпова әйтүенчә, бу елдан яңа юнәлештә эш башланачак. Ул муниципаль дәрәҗәдәге музейларны төзекләндерүгә бәйле. «Республикада әлеге проект нигезендә Лаештагы туган якны өйрәнү музеена капиталь ремонт ясау өчен федераль бюджеттан 20 миллион 788 мең сум акча бүлеп бирелгән», – дип хәбәр итте министр.

Тагын бер күңелле яңалык Фешин исемендәге сәнгать училищесына кагыла. Быел аның базасында «Россиядә уйлап табылган» проект кысасында креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак. «Бу – 12–17 яшьлек үсмерләр өчен яңа мәйданчык. Ул аларның иҗади, дизайн юнәлешендәге фикерләү сәләтләрен ачарга булышачак», – диде министр.

Тик яңасы ачыла, искесе төзекләндерелә, дип сөйләсәк тә, Татарстандагы дәүләт учреждениеләренең яртысыннан артыгы канәгатьләндерерлек хәлдә түгел. Әйтик, авыл мәдәният йортларының – 27, музейларның – 23,5, балалар сәнгать мәктәпләренең 23 процентына ремонт кирәк.

Ирада Әюпова утырышта депутат Туфан Миңнуллинның Дәүләт Советындагы соңгы чыгышын телгә алды. Ул чакта мәрхүм шәхесебез өч мәсьәләгә – Милли китапханә, Түбән Кама драма театры һәм Чаллы драма театры биналарының торышына тукталган иде.

– Горурланып әйтә алам: бу сорауларга бүгеннән нокта куелды, – диде министр һәм Чаллының «Мастеровые» театры бинасын төзекләндерүдән соң быел ачулары турында әйтте.

Бинасы гына түгел, эчтәлеген булдыручы да кирәк. Бу җәһәттән эш бирүче белән югары уку йорты арасындагы элемтәне ныгыту, кадрлар әзерләү юнәлешендәге эшне үзгәртү зарур. Ирада Әюпова әйтүенчә, мәдәният-сәнгать учреждениеләрендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 39193 мең сумны  тәшкил итә. 2021 елның декабрендә узган Дәүләт Советы комитеты утырышында башка сан яңгыраган иде. Мәдәнияткә хезмәт итүчеләр 37,8 мең сум акчага эшли иде ул чакта.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү