Карны чистартырга кирәкми: татарча сөйләшәбез

Кыш җиттеме, матбугат чараларында һәм дәүләт органнарының рәсми сәхифәләрендә кар чистарту турында яза башлыйлар. Тырыша-тырыша кар чистартуның кемгә кирәге бардыр, һич аңлый алмыйм. Шул ук вакытта кар чистарткан кешене яки андый җиһаз яисә машинаны да күргәнем булмады әле. Аны чистартыр өчен махсус иләкләр уйлап таптылар микән, белмим.

Карны чистарту/юлны чистарту

Сарказм саркып торган бу җөмләләремнән эшнең нидә икәнлеге, бәлки, аңлашылгандыр. Кар чистарту машинасы, Казан урамнарында карны чистарту кебек сүзтезмәләр һәм җөмләләрдән чыга торган мәгънә шундый: кемдер пычрак карны нәрсәдәндер чистарта. Мәсәлән, комнан яки тоздан. Яисә башка берәр нәрсәдән. Ә бит әйтәсе килгән сүз бөтенләй башка булгандыр. Сүз, әлбәттә, урамнарны кардан арындыру, түбәләргә җыелган карны төшерү турында барадыр. Әмма без никтер рус телендәгечә чистить снег дигән тезмәне татарчага тәрҗемә итәбез дә куябыз (рус телендә дә болай сөйләшү әдәби дип саналмый).

Сүзлеккә генә игътибар итик, бар да аңлашылыр: Чистарту – 1) кердән, чүптән, пычрактан һ.б. дан арындыру, чиста итү; 2) чүбеннән, катнашмалардан арындыру, чүпсез итү.

Димәк, кар чистарту машинасы түгел, ә кардан чистарту машинасы, кар чистарткыч түгел, ә кардан чистарткыч, карны чистарту түгел, кардан чистарту. Дөрес җөмлә мисалы: Хәзер юлларны кардан чистарту мәсьәләсе килеп басты.

Чиста, чистарту сүзләре рус теленнән кергән, пакь, пакльләү сүзләренең килеп чыгышы исә фарсы теленә барып тоташа. Сөйләшләрдә шул ук мәгънәдә таза, тазарту сүзләренең кулланылуы билгеле. Аны саф төрки сүз дип карый алабыз.


Карны чистартырга кирәкми: татарча сөйләшәбез” язмасына фикерләр

  1. Бик дөрес! «Юлларда кар көрәү мәсьәләсе» дисәк, тагын да татарчарак була.

Фикер өстәү