Вирусолог: Коронавирустан кабат прививка ясатмаучыларның “омикрон”га антитәнчекләре юк дәрәҗәсендә

Коронавирустан ревакцинация узмаган кешеләрнең “омикрон” штаммына антитәнчекләре юк дәрәҗәсендә, дигән вирусолог, Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Лукашев.

“Ревакцинация узмаганнарның коронавируска антитәнчекләре юк дип әйтергә мөмкин. Прививка ясаткан кешеләрнең “омикрон”га карата антитәнчекләре Ухань штаммыныкына караганда чама белән 30 тапкыр кимрәк”, – дигән ул “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Белгеч әйтүенчә, коронавирус бик тиз мутацияләнә. Шул ук вакытта яңа штаммнардан, шул исәптән “омикрон”нан аерым вакцина уйлап табуның мәгънәсе юк, чөнки вакцинаны эшләп чыгарганчы, сынаулар уздырганчы, яңа штаммның “дулкыны” инде тәмамланачак. Лукашев фикеренчә, бүгенге шартларда коронавирусның яңа штаммнарын “куып тоту” мөмкин эш түгел.
“Коронавирусның яңа дулкыннарына каршы уңышлы көрәшергә телибез икән, вакциналарга клиник сынаулар кагыйдәләрен үзгәртергә, сынау вакытын, грипп вирусына каршы вакциналар сынауны тизләткән кебек, тизләтергә кирәк”, – дигән вирусолог.


Фикер өстәү