Петербургта Кач ману көнендә бәкедә баткан хатын-кыз әйбәт йөзүче булган

Кач ману көнне бәкегә сикереп баткан хатын-кыз видеосы социаль челтәрләрдә шактый таралды. Видеода аның балалаларының өзгәләнүен ишетеп күпләр тетрәнде… Мәрхүмәнең коллегасы фаҗигагә карата үз фикерен белдергән

Ленинград өлкәсендә бәкегә чумганнан соң су төбенә киткән хатын-кыз банкта юрист булып эшләгән һәм сәламәт, актив тормыш рәвешен алып барган. Бичараның ире һәм 10,14 яшьлек ике баласы калган.

Фаҗига санаулы мизгелләр эчендә, ире һәм баласының күз алдында килеп чыккан. Ханым, чукынып алгач, су кермәсен өчен борынын бармагы белән кысып, кач рәвешендә уеп ясалган бәкегә сикергән. Ләкин кире калкып чыкмаган. Баласы үкереп елый башлаган, ире бозда беравык шок халәтендә катып калганнан соң суга сикергән. Тик хатынын таба алмаган. Водолазлар чакырткан. Су төбенә киткән хатын-кызны ике тәүлек буе эзләгәннәр. Әмма нәтиҗәсе булмаган. Якын араларда Мәскәү водолазлары эзләүгә керешәчәк.

Бәкегә сикереп һәлак булган ханымның коллегасы Федераль яңалыклар агентлыгы хәбәрчесенә фаҗигагә бәйле фикерләре белән уртаклашкан. Аның әйтүенчә, бозлы су төбенә киткән танышының диңгездә һәм бассейнда төшкән фото-видеолары социаль челтәрләрдә бик күп икән. Ханым йөзәргә яраткан гына түгел, ә әйбәт йөзгән. Улын да йөзү клубына биргән.


Фикер өстәү