Ркаил Зәйдулла «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Танылган язучы, Татарстан Язучылар берлеге раисе, депутат Ркаил Зәйдулла, Татарстан Президенты указы нигезендә, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Күптән түгел, «ВТ» хәбәрчесе алтмыш яшьлеге унаеннан аның белән әңгәмә корган иде. Анда: «Халык бит ул кеше кебек. Кешенең дә үләсе килми, көрәшә, иммунитет булдыра. Халыкның да юкка чыгасы килмәс, каршылыгы булмыйча калмас, дип уйлыйм мин. Әрмән шагыйре Геворг Эмин: «Безне шулкадәр кыстылар ки, без алмазга әверелдек», – дигән бит әле, аны татарга карата да әйтеп була» — дигән юллар бар. Интервьюны биредә кереп укый аласыз.

Ркаил Зәйдулланы мәртәбәле бүләге белән котлыйбыз. Тән саулыгы, рух көрлеге, ижади уңышлар теләп калабыз.


Фикер өстәү