Сәвәләй бөстәрләре

Нурлат шәһәрендә үткәрелә торган «Уяв» бәйрәмендә  Алексеевлар гаиләсе  гел игътибар үзәгендә булды. Олысы-кечесе үзләре теккән милли киемнән, шәхси күргәзмәләрендә чигелгән, тегелгән, бәйләнгән  әйберләр күз явын ала.  Җырлыйлар, бииләр, сөйлиләр. Чуаш телендә генә түгел, татарчасын да, урысчасын да сиптерәләр генә. Кыскасы, яннарыннан сокланмый үтәрлек түгел.

Бу гаилә Зәй районындагы керәшеннәр яши торган Сәвәләй авылыннан килгән булып чыкты.  36 ел татарлар арасында яшәп, үзләренең телен дә,  гореф-гадәтләрен дә оныту башларына да кереп карамаган боларның. Моңа беркем комачауламаган да, эреп юкка да чыкмаганнар. Киресенчә, башкаларга үрнәк булып калганнар. Бигрәк тә шул ягы гаҗәпләндергән дә, сокландырган да иде.

Сәвәләй

Күптән түгел әлеге гаилә белән тагын очрашырга туры килде. Алексеевларның  татар авылына килеп урнашуларын язмышка сылтыйк. Бөгелмәдә техникум тәмамлаган Володяны Башкортстандагы Октябрьский районына юллама белән җибәрәләр. Соңрак ул гаиләсе белән Сәвәләй авылына кайтып төпләнә, чөнки монда торыр урын бар: колхозга инженер булып урнашу белән коттедж бирәләр. Елга аръягында Савелий исемле бер чуаш та яшәгән ул чакта. Хәзер инде руслар да, үзбәкләр дә бар икән. Ә ул вакытта яңа туган оныгын карарга әбисе килә дә, Надя татар балалар бакчасында эшли башлый.

– Володя татарча азрак аңлый иде. Мин бер сүз белмәгән килеш эшкә чыктым. Бер дә кыен булмады, бик тиз өйрәндем, – ди ул. Әбиләре янында чуашча өйрәнеп үскән балалары Оля белән Толя да үзеннән калышмый. Мәктәптә дә татарча укыйлар. Шул ук вакытта туган телләренә дә, рус теленә дә хилафлык китермиләр.

– Өй эшләрен әзерләгәндә ярдәм кирәк булса, күршедә генә яшәүче укытучы янына керә идем.  Гомумән, Сәвәләйгә килеп, бик уңдык без. Монда халык бик ачык йөзле, ярдәмчел. Православие динендә булгач, аралашып яшәр өчен дә уңайлырак булгандыр инде. Уртак әйберләребез күп бит. Гореф-гадәтләр дә бер үк, бәйрәмнәр дә бергә дигәндәй. Заманында ансамбльгә йөреп, керәшен җырларын да өйрәндем. Авылыбыз гөрләп торды ул вакытта. Хәзер дә 400дән артык хуҗалык бар әле монда.  Тик менә яшьләргә эш кенә калмады. Шикәр заводы карамагындагы агрофирмадан терлекне каядыр алып киттеләр дә, анда эшләгән  халык Әлмәт, Зәй якларына юл тотты.  Мин үзем пенсиядә, Володя нефтьчеләр янында эшләп йөри әле.  Колхоз таралгач, арендага җир алып, иген үстереп сату белән шөгыльләнгән иде. Көн-төн эшләгәч, акчасы да табылды.

Нурлат

Район үзәгендә матур  гына йорт  җиткерүләре – шуның бер дәлиле. Ни өчен Нурлатта, дип сорасагыз, җавабы да бар. Надежда үзе шушы районның Кече Камышлы авылында туып-үскән. Бар туганнары да туган төбәктә яшәп калган. Владимир да – шушы  районның Егоркино авылыннан.

– Туган җир барыбер тарта инде, – ди Надежда. – Ирем эшләрен тәмамлаганчы, Зәйдә яшәүче улым гаиләсенә булышырга уйлап торабыз. Киленебез Айсылу оныкларыбыз Аскар белән Артур янына бәләкәч алып кайтырга җыена.  Аннан Нурлатка кайтырбыз инде. Анда  кызым Ольга белән киявебез Илья гаиләсе яши. Оныкларыбыз Володя һәм Серафима да бик көтә үзебезне.

Сандык тулы байлык

Туган җиргә кайткач та, тагын бер хыялын тормышка ашырырга исәбе бар Надежданың. Кул эшләре остасы ул. Чиккән, теккән, бәйләгән әйберләрен санап та, карап та бетерерлек түгел. Хәер, ул үзе генә түгел, Кече Камышлыдагы Кузьминнар гаиләсендә дүрт ир туган янында үскән кызларның дүртесе дә – һөнәр ияләре. Любовь чигәргә оста булса, Вера белән Ирина тегәргә яраталар икән. Ә менә Надежданың барысына да кулы ята.

– Мин чигү белән  кечкенәдән мавыгып киттем, – дип  искә ала ул. – Рәсем ясый алмый идем әле. Бик ялына торгач, бизәкләрне абыем Слава төшереп бирде. Беренче тапкырында ул трактор ясады. Аннан бүземә мультфильмнан бүре «кунаклады». Апаларымның яхшы җепләрен әрәм итәсе килми. Начарларын, төссезләрен генә бирәләр. Анысының да җаен таптым. Мәктәптән йөгерә-йөгерә иртәрәк кайтам да сиздермичә генә берәрсенең мулинесен алам. 2 нче сыйныфта беренче сөлгемне чиктем. Кызганыч, анысы юкка чыккан. Әмма бизәген әле дә хәтерлим.  Ә менә 3 нче сыйныфтагысы саклана. Сандыктагы байлыкларым арасында әнием эшләгәннәре дә байтак.  Үзем бик яратсам да, кызым Оляның бу эшкә кереп китүен бер дә теләмәгән идем. Хәзер чиккән әйберләр белән кешене шаккатыра алмыйсың бит. Кирәге дә юк кебек. Башка эшкә өйрәнсен дидем. Тик ул да нәкъ үзем кебек кача-поса бәйләргә дә, тегәргә дә, чигәргә дә өйрәнде. Рөхсәт итмәгәч, тегү машинасында мин өйдә юк чагында гына теккән. Хәзер оныгыбыз Серафима кул эшләренә ябышты. Авылда да, кул эшләрен тота-тота,  ахирәтләрем белән кич утырабыз, бергәләп җырлап та җибәрәбез. Күңелгә рәхәтлек бирә мондый халәт.

Надежда кияүгә чыгар өчен бирнә әзерләгән чакларын да искә алды. Сәвәләйдә хәзер дә бар икән әле ул гадәт. «Яшь килен бөстәрләре» дип атала, ди. Сабантуйга яшь киленнең чигелгән сөлге бүләк итүе дә – табигый хәл. Надежда килене Айсылуга да әзерләргә булышкан. Тик гореф-гадәтләр сакланса да, яшьләр йортка чигелгән әйберләр элүне бик өнәп  бетерми икән.

– Шуңа күрә өемне бәйрәмнәрдә генә бизәп куям, – ди  Надежда. Шулай да сандык тулы байлыгына туган җирендә лаеклы урын эзләмәкче ул. – Әле ныклап белешкәнем юк.  Нурлатка ял көннәрендә генә кайткалап йөрибез бит.  Райондагы Халыклар дуслыгы йортында туганым эшли. Ул кайбер эшләремне алган иде. Тик анда  музей юк икән.  Күченеп килгәч, үз ихатамда берәр музей сыман корылма эшләп  куйсаң да ярар иде дип уйлап торам. Борынгы әйберләрем дә күп минем. Кулыма эләккән берсен җыя килдем.  Килгән-киткән кунакларым, туганнарым, күршеләрем рәхәтләнеп карар иде.

Үз биләмәләрендә музей ясаган кешеләр бар инде ул барын. Әмма мондый байлыкка  Нурлатта да битараф калмаслар дип уйлыйм.  Гомер буена татарлар арасында яшәп, телен, гореф-гадәтләрен саклап калган, алай гына да түгел, аларны үстерүгә зур өлеш керткән Алексеевлар  үзләре дә экспонаттан ким түгел инде. Телгә алып сөйләрлек, үрнәк итеп куярлык.

Фәния Әхмәтҗанова  

 


Фикер өстәү