Татарстанда Covid-19 йоктыручылар буенча антирекорд куелган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 297 очрагы теркәлгән. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле әлеге сан регион өчен абсолют максимум булып тора.

11 кеше авыруны Татарстаннан читтә йоктырган, калганнары авыручылар белән контактта булучылар. Авыручыларның 126 сы Казанга туры килә, 46 кеше Чаллыдан, Яшел Үзән районыннан 20 кеше, Чистай районыннан — 12. Аннары Түбән Кама районы тора — сигез, Лаеш, Нурлат районнарында — җиде, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай районнарында — алтышар кеше.

Гомумән алганда бер тәүлектә Covid-19 вирусының яңа очраклары 31 районда расланган.

«40 кеше хастаханәгә салынды, 257 кеше өйдә дәвалана», — дип белдерде республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Пандемия башланганнан бирле вирусны 45 525 татарстанлы йоктырган. Аларның 38 302 се сәламәтләнгән. Беренче вакцинаны Татарстанның 2 357 399 кешесе ясаткан, шуларның 1 884 121 се прививканың ике компонентын да алган. 173 239 кеше вакцинаны кабаттан ясаткан.


Фикер өстәү