Кемнең кулында, шуның авызында? Казан хоккейчысы Артем Галимовны Пекинга алып бармыйлар

Россиядән Олимпиадага барасы уенчылар исемлеге билгеле. Җыелма командага «Ак барс»тан ике хоккейчыны чакырдылар. Моннан тыш, төп составка Татарстанда туп-үскән тагын берничә егет эләкте. Хоккей җәмәгатьчелеге исә исемлекнең гадел булуына шик белдерә.

Хоккейчылар җиңү яулый икән, башка төрләрдә нәтиҗә нинди булса да, Олимпиада уңышлы санала. Алка сугучылар оттыра икән, башка спортчылар күпме медаль отса да, Кышкы Уеннарның нәтиҗәсе яхшы дип әйтеп булмый. Бәхәсле булса да, спорт сөючеләр арасында әнә шундый фикер киң таралган. Кирәк чакта, спорт түрәләре дә оста файдалана аннан. Әйтик, 4 ел элек узган Пхенчхан Олимпиадасыннан соң шулай булды. Быел да хоккейны сәясәтнең бер өлеше итеп күрсәтергә омтылучылар юк түгел. Әйтик, җыелма команданың Пекинга барасы составын якшәмбе көнне Беренче каналда чыгучы «Время» тапшыруының ахырында игълан иттеләр.

«Ак барс»тан җыелма командага капкачы Тимур Билалов белән һөҗүмче Дмитрий Воронков чакырылды. Кандидатлар арасында Артем Галимов та бар иде, әмма ул төп составка эләкмәде. Хәер, 23 яшьлек һөҗүмченең Пекинга бармаячагын әле узган атнада ук чамаларга мөмкин иде. Чөнки әле әзерлек җыены башланганчы ук Галимовның команда белән шөгыльләнергә теләмәве турында хәбәр таралды. Әлбәттә, бу сүзләрне тиз арада кире кактылар, Артем исә Мәскәүгә юл тотты. Әмма ахыр чиктә төп составка барыбер эләкмәде. Төтен утсыз чыкмаган, димәк. Моның шулай буласын алдан ук фаразларга  мөмкин булганмы? Тренерлар уенчыларны сайлаганда егетнең бу кыланмышын исәпкә алган булырга мөмкинме? Сүз уңаеннан, «Время» тапшыруында башта Артемның командага запас уенчы буларак чакырылуын әйттеләр, ә берничә минуттан Пекинга ул түгел, ә «Салават Юлаев»тан Александр Кадейкин барасын җиткерделәр.

«Ак барс»ның ике уенчысыннан тыш, җыелма команда составына Татарстан хоккеенда тәрбия алган тагын ике егет эләкте. Түбән Камада туып-үскән сакчы Дамир Шәрипҗанов хәзерге вакытта «Авангард»та уйный. Бөгелмә егете Артур Каюмов исә «Локомотив»та чыгыш ясый.

Аның каравы КХЛдагы иң яхшы уенчылар сафына кергән, иң күп алка кертүчеләр арасында дүртенче урында баручы Антон Бурдасов Пекиндагы ярышны читтән генә күзәтәчәк. Лиганың иң нәтиҗәле бомбардирлары исемлегендә икенче урында баручы Андрей Кузьменко – запас уенчылар исемлегендә. КХЛда иң шәп уенчылар сафында йөрүче Дамир Җәгъфәров («Торпедо») та, узган ел Гагарин Кубогының иң файдалы уенчы булып танылган Сергей Толчинский да («Авангард»), Көнчыгыш Конференциядә беренче урында баручы «Трактор»дан Никита Тертышный да бармый Пекинга.

Составның нинди мантыйк белән тупланганын тренерлар белә. Җыелма команда белән исә ЦСКАга якын кешеләр идарә итә. Шуңа күрә исемлектә Мәскәү клубыннан берьюлы 7 уенчы булуы гаҗәп тә түгел. Хуш, алар яхшы уенчы булырга мөмкин. Әмма тагын да яхшырак саналган һәм моны саннар белән раслаган хоккейчылар командага чакырылмады.

Россия җыелма командасы составы

Капкачылар: Тимур Билалов («Ак барс»), Александр Самонов (СКА), Иван Федотов (ЦСКА).

Сакчылар: Александр Никишин («Спартак»), Вячеслав Войнов («Динамо», Мәскәү), Александр Елесин («Локомотив»), Артём Минулин, Егор Яковлев (икесе дә – «Металлург»тан), Никита Нестеров (ЦСКА), Сергей Телегин («Трактор»), Дамир Шәрипҗанов («Авангард»).

Һөҗүмчеләр: Сергей Андронов, Михаил Григоренко, Павел Карнаухов, Сергей Плотников, Антон Слепышев (барысы да – ЦСКАдан), Никита Гусев, Кирилл Марченко (икесе дә – СКАдан), Вадим Шипачёв («Динамо», Мәскәү), Дмитрий Воронков («Ак барс»), Артур Каюмов, Артём Анисимов (икесе дә – «Локомотив»тан), Андрей Чибисов («Металлург»), Кирилл Семёнов, Арсений Грицюк (икесе дә – «Авангард»тан).

Запас уенчылар: Дмитрий Шугаев («Северсталь»), Семён Чистяков («Авангард»), Александр Кадейкин («Салават Юлаев»), Станислав Галиев («Динамо», Мәскәү), Андрей Кузьменко (СКА), Владимир Ткачёв («Трактор»).

 

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү