Татарстанда коронавирустан тагын биш кешенең гомере өзелгән

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан биш үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1954 елда туган ир-ат һәм 1940, 1943, 1946 һәм 1957 елларда туган дүрт хатын-кыз ковид корбаны булган.

Пандемия башланганнан бирле, республикада 1561 кеше үлгән.

 


Фикер өстәү