Карның нәрсәсе гаҗәп булсын? Авыл гына түгел, шәһәр халкына да көрәк тотарга туры килә

Быел карны көрәп бетерә торган түгел. Авылда яшәүчеләр әнә шулай ди. Шәһәрдә дә кимен яумый. Юлларны чистартырга техника җитәме? Кар күмеп, өеннән чыга алмаучылар юкмы? «ВТ» хәбәрчесе карга бәйле вазгыятьне белеште.

Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына карны җыештыруны контрольдә тотарга кушты.

– Кар күп яугач, юлларны карап тоту сыйфаты начарайды. Олы юлда да, торак пунктларда да. Социаль челтәрләрдә зарланып язучылар 5 мәртәбә артты. Шикаятьләрнең яртысы юлларны чистартуга бәйле, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин аңлыйм, без беренче чиратта олы юлларга игътибар итәбез, әмма ишегаллары буенча да зарлар күп. Мәктәп маршрутлары, гадәттән тыш хәлләр, санитар транспорт өчен юлларны ачу – болар контрольдә булырга тиеш. Транспорт министрлыгына юлчыларда булган техниканы кирәк чакта эшкә җигәргә кирәк.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Алабуга, Питрәч районнарына, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләренә кагыла. Урамнарны җыештыруда төп проблема – ишегалды җыештыручыларның хезмәт хакы аз булу, эшче куллар җитмәү. Казанда шәһәр урамнарын җыештыручы тракторчы-машинистларның хезмәт хакларын 60 мең сумга кадәр арттырганнар. «Горводзеленхоз»да эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 55–60 мең сумны тәшкил итә.

Кар ишеп яуган буранлы көннәрдә  бигрәк тә кечкенә авылларда ялгыз яшәүчеләр искә төшә. Ашарга-эчәргә тилмереп ятмыймы икән дип, Кукмара районы Тәмле Чишмә авылында яшәүче 81 яшьлек Нурулла ага Гайфетдиновның хәлен белешергә булдык.

– Кар тирән, кеше юк, кибет тә, медпункт та юк… Һич югы, бер генә күршеләр булса икән. Шушы шартларда авылда ялгызым яшәп ятам. 15 ел буе кышын берүк хәл. Бу тормышка ияләштем инде. Хатыным кыш көне шәһәрдә яши. Йөрәге авырта, авылда яшәсә, мин аны ничек хастаханәгә алып барыйм? Быел кар тагын да күбрәк яуды. Чаңгы белән йөреп булмый, бата. Зарланып әйтүем түгел, үзем сайлаган язмыш. Монда берәү дә минем өчен генә юл ачып йөрми. Сукмак салсаң да, буран күмеп китә. Шуңа кар көрәүдән мәгънә күрмим. Боттан гына ерып йөрү түгел, кар көртләре башка кадәр җитте хәтта, – ди Нурулла ага. – Бер көнне кар явып, икенче көнне катырса, сөенәм. Ул вакытта чишмәгә чаңгы белән барып була. Коеның суы бетте. Елгага төшеп, каткан чишмә янындагы чокырдан суны чүмеч белән тутырып кайтам. Әле ярый Кукмарадан егетләр карчанада ял итәргә килә. Алар азмы-күпме юл салып китә. Ипи, сөт, прәннеген алып килә. Күрше авылга алты чакрымдагы кибеткә берничек тә бара алмыйм. Шуңа күрә ризык запасын күбрәк туплап куям. Өйдән чыга алмыйча яткан чаклар бервакытта да булмады.

Балык Бистәсенең Кызыл Йолдыз авылында бүген 37 хуҗалык исәпләнә. Бу авылда да кибет юк. Сатучысыз кибетләре һаман да эшләми икән. Котлы Бөкәш авылына барып, кирәк-яракларын шуннан алып кайталар. Лариса Кибякова әйтүенчә, юлны урман хуҗалыгы тракторы ачып тора.

– Яуган вакытында ук булмаса да, кичкә урамнар ялт итә. Кар бик күп быел. Түбәдән төшеп тора, әле теплица кырыйларын ачып кердек. Вәт әкәмәт, өстендә берәр метр кар ята. Көрәмәсәң, теплицаны сытачак. Көн саен көрибез. Юл ябылып, чыга алмыйча калган чаклар юк, – ди Лариса. – Икенче яктан, кар явуның нәрсәсе гаҗәп инде аның?! Гадәти хәл бит инде ул. Кеше хәзер артык нәзберекләнде. Бераз кар яву да зур мәшәкать тоела аңа.

Чирмешән районының Лашман авыл җирлегендә буранлы көннәрдә таракторчы егетләр иртәнге сәгать 2дә үк торып, юлны чистарткан. Авыл җирлеге башлыгы Рәвгать Фәттахов: «Шикаять язучы юктыр бит? Юлны чистартып торабыз. Беренче чиратта янгын частен, мәктәп-бакча тирәсен кардан арындырабыз», – ди. Аның әйтүенчә, быел кар узган елга караганда күбрәк яуган. Былтыр грант отып, тагын бер трактор алганнар. Ике авылга – ике трактор. Көчле бураннарда да бернинди өзеклек булмаган. «Үзара салым акчасына ягулык алабыз, тракторчыларга хезмәт хакы түлибез. Үлем-китем, туй яки башка мәҗлесләр булган очракта капка төпләрен ачарга булышабыз. Ялгыз яшәүче әбиләргә дә булышабыз», – ди ул.

Шәһәрдә яшәсәк тә, Питрәч районының Көек авылындагы йортыбызга көнаралаш кар көрәргә барырга туры килә. Моңа кадәр урамга машина белән ничек тә керә идек әле, ә бу юлы юлны бөтенләй ачмаганнар. Көрәкләрне күтәреп, кире кайтып китәсе килмәде инде. Карда бата-чума җәяүләп бардык. Күрше урамда яшәүчеләр дә, юлны үзебез чистартабыз, дип зарланышып алдылар. Бер мәртәбә кар ерудан зыян булмас анысы, икенче юлы тагын шундый хәл кабатланса, туйдыра башлаячак бит.

– Зарланмасыннар, чистартып торабыз бит. Мөмкинлеккә карап тырышабыз. Ул юлларны да ачарбыз, – диде Питрәч районының Богородское авыл җирлеге башлыгы Марс Бикбов.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү