Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты. Татарстан Президенты аңа кайбер инвестицион проектларны тормышка ашыруның барышы һәм Казахстандагы партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерү планнары турында сөйләде. Казахстан Президенты, үз чиратында, Россия белән күпкырлы үзара мөнәсәбәтләрдә Татарстанның мөһим урын алып торуын искәртте.

Яклар уртак проектлар буенча фикер алышты. Сөйләшүләр барышында “Татнефть” һәм “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыятьләренең генераль директорлары хәзерге вакытта гамәлгә ашырылып килүче проектлар турында сөйләде һәм үзләренең юнәлешләре буенча алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре белән таныштырды.

Касыйм-Җомарт Токаев билгеләп үткәнчә, Татарстан Казахстан белән икътисад, сәнәгать өлкәләрендә һәм технологик хезмәттәшлек буенча Россия субъектлары арасында беренче урыннарда бара. Республикада Хөкүмәт алышынса да, дәвамчанлык сакланып кала һәм Казахстан җитәкчелеге алга таба да “КамАЗ” һәм “Татнефть” проектларын хуплаячак, диде ул


Фикер өстәү