Татарстанның баш инфекционисты «омикрон»ны ничек дәваларга кирәклеге турында сөйләде

Коронавирусның «омикрон» штаммы билгеләрен сизгән очракта антибиотиклар белән дәваланырга кирәкми.

«Температура югары булса, баш һәм мускул авыртуы булган очракта, тәүлегенә кимендә ике литр сыеклык эчәргә, көненә өч тапкыр тән температурасын үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар эчәргә кирәк», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хаертынов.

Инфекционист сүзләренчә, өй аптечкасында сезонлы салкын тию һәм ОРВИдан дәвалый торган дарулар булырга тиеш, алар рецептсыз да сатыла.

Әгәр тән температурасы өч көннән дә күбрәк 38дән югарырак булса һәм дарулар белән төшмәсә, тын кысылса һәм һава җитмәгән очракта табиб чакыртырга кирәк.

«Антибиотикларны контрольсез кулланырга ярамый. Аларны бары тик табиб кына билгели ала. Мондый препаратларны мөстәкыйль рәвештә эчү — файдасыз һәм хәтта куркыныч та», — диде белгеч.


Фикер өстәү