Салкын тигән россиялеләргә 3 көнлек ял бирергә мөмкиннәр

Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Петров Россия Хезмәт министры Антон Котяковка, коронавирус пандемиясе аркасында, сәламәтлек саклау өлкәсенә зур йөкләнеш белән бәйле рәвештә, больничный рәсмиләштерми һәм өйдә мөстәкыйль дәвалана торган өч көнлек ял кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Аның сүзләренә караганда, пандемиягә карамастан, көз-яз сезонында гражданнар ОРВИ, грипп һәм башка салкын тию авырулары белән авырый, һәм теләсә кайсы предприятиенең авырган хезмәткәре, рәсми больничныйны рәсмиләштерү өчен, шәхсән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. «Әмма әлеге практика, кызганычка каршы, сәламәтлек саклау системасына тагын да зур басым ясый: коронавирус белән көрәшүче табиблар икеләтә көч түгә», — дип билгеләп үткән җәмәгатьче.


Фикер өстәү