Онколог Андрей Базылев иртән торуга ук арыганлык онкология авыруы турында сөйли ала, дип саный. Бу хакта «Пятый канал» яза.
Табиб аныклап узганча, бу симптомнар сәламәтлек белән бәйле башка проблемаларга да күрсәтә ала, ләкин теләсә кайсы очракта алар организм эшендә тискәре үзгәрешләр турында хәбәр итә. Даими ару хисе һәм минималь физик йөкләнеш булганда сулау авырая икән, эксперт табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Базылев сүзләренә караганда, тикшеренү чирләрне ачыкларга һәм аларны тиз арада бетерергә ярдәм итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat