Куркыныч антирекорд. Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктырган 348 кеше ачыкланган

Оператив штабның коронавирус белән чирләүчеләрнең 4 мәртәбә артачагы турындагы фаразлары рас килә башлады. Узган атна ахырында ук авыручылар санының күзгә күренеп үсүен күзәттек.   Соңгы бер тәүлек яңа антирекорд белән шаккатырды – Татарстанда коронавирусның 348 очрагы теркәлде.

Коронавирусның «омикрон» штаммы төбәкләргә тиз килеп җитәчәк,  күпмедер вакыт кына кирәк, дип кисәтте белгечләр. Исегездә булса, йогышлылыгы буенча элеккеге штаммнарга караганда җиде тапкыр көчлерәк, өч тапкыр тизрәк диләр монысын. Рәсми мәгълүматлар буенча, «омикрон» Россиянең 68 төбәгенә үтеп керде инде.

Роспотребдназорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов әйтүенә караганда, моңа кадәр коронавирус инфекциясен кичермәгән кешеләр өчен «омикрон» аеруча куркыныч. Фәнни мәгълүматларга ышансаң, чирне җиңелрәк кичерү өмете дә бар кебек. Әмма инфекциянең таралу тизлеге хастаханәгә ятучылар санының кимүенә шик уята, ди белгеч.

Коронавирус инфекциясенең балалар өчен дә куркыныч булуын ешрак телгә ала башладылар. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, 18 яшькә кадәрге балалар чирләүчеләрнең 10 процентын тәшкил итә. «Гомумән алганда, балалар өчен COVID-19 ул – температура күтәрелү, ОРВИ тибындагы салкын тию күренешләре, бик аз очракта үпкә ялкынсыну очраклары», – ди белгеч.

Сүз уңаеннан, республикага чиргә каршы вакцина кайтты инде. Чәршәмбедән аны балаларга кадый башларга җыеналар. Татарстан мәктәпләрендә исә грипп һәм ОРВИ аркасында 44 сыйныф карантинга ябылган. Чаллыда – 17, Питрәчтә – 11, Чистайда – 4, Баулы һәм Казанда 3әр сыйныфта балалар өйләрендә утырып белем ала.  Фән һәм мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә 35017 бала иртәнге фильтрны узмаган, ягъни аларда авыру билгеләре ачыкланган.

25 гыйнварга караган рәсми мәгълүматлар буенча, ил күләмендә 12837 кешене хастаханәгә салырга туры килгән. Андыйларның саны, узган тәүлек белән чагыштырганда, 115 процентка арткан. Шул ук вакытта илнең 5 төбәгендә хастаханәгә ятучылар саны кимегән дә. Тәүлек эчендә 26404 кеше савыккан. Бу да узган тәүлек белән чагыштырганда 21,6 процентка күбрәк. Бер көн эчендә 600дән артык кешенең гомере өзелгән.

Татарстандагы вазгыятькә килгәндә, чирләүчеләрнең күпчелеге Казанда. 300 кеше өйдә дәвалана, 48 кешегә хастаханәгә ятарга туры килгән.
Вакцинациягә бәйле хәлләргә күз салсак, Татарстанда 2365430 кеше коронавируска каршы прививка кадаткан. Кабат вакцина ясатучылар саны 173653. Шулай итеп, республикада күмәк иммунитет дәрәҗәсе 77 процентка җиткән.

#БезБергә (#МыВместе) республикакүләм волонтерлар штабы яңадан көчәйтелгән эш режимына күчә. Битараф булмаган кешеләр ярдәм кирәк булганнарга азык-төлек, дарулар китерә, хастаханә һәм вакцина ясату пунктларында булыша. Волонтер булып теркәлү өчен  +7(843) 273-16-72, телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәзерге вакытта Татарстанда 6,6 мең волонтер исәпләнә.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү