Рөстәм Миңнеханов: «Җәмәгать транспортына кагылышлы бик күп зарлар ишетергә туры килә»

Шәле–Баулы, Мәскәү –Түбән Новогород… Быел Татарстанда әнә шул маршрут буенча яңа юллар салырга җыеналар. Моннан тыш Әлмәттә, «Алабуга»махсус икътисади зонасында, «Бигеш» аэропортына да тимер юл салыначак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегиясе утырышында хәбәр иттеләр. Утырышта республикадагы җәмәгать транспортлары эшчәнлеге тәнкыйть утына тотылды. Юл фаҗигаләре турында да сүз булды.

Министрлык мәгълүматларына караганда, узган ел республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагына барлыгы 102,2 миллиард сум акча сарыф ителгән. «Бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк», – дип искәртте үз чыгышында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. Бу акчаның 98,8 миллиард сумы юл эшләренә тотылган булса, 3,4 миллиард сумы транспорт тармагына сарыф ителгән.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк ярдәме белән республикада юлларга бәйле зур проектлар тормышка ашырылуын искәртте. Идел аша төзелүче М12 трассасы, Шәле – Баулы юлы – шуларның иң зурлары. Шуңа өстәп быел Казанда Горький шоссесы белән «Салават күпере» торак комплексына илтүче юлны да төзекләндерергә җыеналар. «Бик мөһим проектлар бу. Безгә бу эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк», – диде Президент үз чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов юл һәлакәтләре санының да турыдан-туры юлларның сыйфатына бәйле булуын искәртте. Быелның гыйнвар аенда гына да республика юлларында 31 кешенең (!) гомере өзелгән. Узган ел исә Татарстан юлларында 3 684 юл һәлакәтендә 312 кеше үлгән.

– Безне бу мәсьәлә бик борчый. Эзлекле карарлар кабул итәргә кирәк – шунсыз булмый. Барлык ведомство, муниципалитетларга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, – диде Президент.

Бер ел эчендә Татарстанда республиканың автотранспорт оешмалары хезмәтеннән файдаланган пассажирлар саны арткан. Чагыштыру өчен: 2020 елда алар ел дәвамында 200,2 миллион пассажир ташыган булса, узган ел бу күрсәткеч 237 миллионнан арткан. Рөстәм Миңнеханов бу урында республикадагы җәмәгать транспортлары эшчәнлеген дә тәнкыйть утына тотты. Хәтерләсәгез, узган ел Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмәдә җәмәгать транспортлары белән бәйле проблемалар килеп чыккан иде. Аларның бер ишендә халыкҗәмәгать транспорты җитмәүдән интексә, Түбән Кама районында, әйтик, булган транспортны йөртергә кеше җитми.

– Муниципалитетлар һәм министрлык тарафыннан системалы эш алып бару җитми. Җитди карарлардан башка җәмәгать транспорты белән бәйле вазгыятьне үзгәртү кыен булачак. Бу максатта инвестицияле кредитларга да мөрәҗәгать итәргә туры килүе ихтимал. Ләкин әлегә халыктан җәмәгать транспортына кагылышлы бик күп зарлар ишетергә туры килә, – диде Президент.

Яшерен-батырын түгел, республикада елга транспорты да мактанырлык түгел. Рөстәм Миңнеханов халыктан шушы транспорт эшчәнлеге белән бәйле зарларның күп булуына да игътибар итте. «Безнең судноларның хәле бик аяныч, причаллар да яңартуга мохтаҗ. Безгә бу мәсьәләгә катышырга кирәк», – диде ул үз чыгышында.

Республиканың тимер юл тармагын да үзгәрешләр көтә. Аерым алганда, быел Әлмәттә, «Алабуга»махсус икътисади зонасында, «Бигеш» аэропортына да тимер юл салыначак. Быел Татарстанда 39 юнәлештәге авиамаршрут та субсидияләнәчәк. Моның өчен 617 миллион сум акча сарыф итәргә җыеналар. Сүз уңаеннан, бер ел эчендә республикада һава юлы транспорты хезмәтеннән файдаланган пассажирлар саны ике тапкыр арткан. Узган ел аларның саны 2,6 миллион булса, быел 4 миллионнан арткан. Министрлыкта моны коронавирус аркасында ябылган күп кенә рейсларның кабат ачылуы белән аңлаталар.

Р.S. Коллегиядә катнашучылар онлайн рәвештә Круглое поле станциясендәге элеккеге тимер юл вокзалы бинасында урнашачак Идел-Кама төбәгендә сату үзәге ачылу тантанасының шаһиты булды. Коллегия утырышы алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Главтатдортранс» оешмасы белгечләренә 26 машина ачкычы тапшырды. Аңа кадәр Президент Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән уртак проектлар турында фикер алышты.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://www.skyscrapercity.com/


Фикер өстәү