Шарны ничек сакларга?

Сизәсездер: Җир шарында вакыйгалар агымы көннән-көн кызулана һәм кайнарлана. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлләр, икътисад мәйданы, илләр һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр торган саен хәвефлерәк төс ала. Газета хәбәрчесе бүген иртән (чәршәмбе көн) мәгълүмат кырын ачты да сөенечле бер генә хәбәр дә таба алмады.

Менә Израильнең рәсми мәгълүмат кырыннан хәбәр: Коронавируска каршы көрәш мәгълүмат үзәге илдә йогышлы чирдән үлүчеләр саны кискен үсә дип хәбәр итә. Кичә үлүчеләр саны кырыктан ашып киткән. «Ватаным Татарстан» сайтыннан Татарстанда 4 кеше үлде дигән мәгълүмат укыдым. Фәләстыйнны оккупацияләү нәтиҗәсендә дөньяга килгән илдә нидидер акылга сыймый һәм аңлашылмый торган хәлләр бара, чөнки авыру йоктыручылар саны Россиядәгедән күпкә артык. Дүшәмбе көннең рәсми мәгълүматы 83 мең чирле дип күрсәтә. Бу – дөньякүләм рекорд, җан башына авыручылар саны ягыннан Израильгә бер ил дә тиңләшә алмый. Алар алып барган профилактика чаралары эшләми, дөресрәге, никтер кире якка эшли.

«Омикрон» бездә дә киң тарала, бәхеткә, чир артык катлауланулар китереп чыгармый бугай. Пандемиядән башка да дөнья вакыйгалары нык кыза. Биржа индекслары түбән төшә, валюталар тәгәрәшә, бәяләр утлы табада сикерәләр, дәһшәтле рәвештә кораллы көчләр һәм хәрби техника хәрәкәткә килә. Бу юллар авторының телефонына кичә генә Техаста тимер юл составларына хәрби техника төялү төшерелгән видео килеп төште. Юлсыз җирләрдә йөрергә көйләнгән Humvee и LMTV автомобильләре төялгән составның очы-кырые күренми. Болар Көнчыгыш Европага – безнең чикләргә ашыга. Украина тимер юлларында да шул ук хәл. Россия дә үзенең Ерак Көнчыгыштагы «Искәндәр» ракета комплексларын һәм башка хәрби техниканы көнбатыш чикләргә китереп бетерде бугай инде. «Кая ашкынасыз, кешеләр, үткән гасырның канлы тегермәнендә тартылган фаҗигале миллионлаган язмышларны оныттыгызмыни?» – дип кычкырасы килә. Кремльдә: «Утны Украина үрләтә, якын көннәрдә Донбасста кан коярга җыена», – дип белдерәләр. Кичә генә Президент сүзчесе Песков әфәнде нәкъ шундый эчтәлекле чыгыш ясады. Британия басмасы «The Sun» Премьер Борис Джонсонның: «Россия, яшен тизлегендә һөҗүм итеп, Киевны юк итәргә мөмкин», – дигән кисәтүен таратты. Чәршәмбе иртәсендә Вашингтоннан Байденның Украинага таба хәрәкәт итсә, Путинга шәхси санкцияләр белән янавы турында хәбәр килеп төште. Ил җитәкчесенә персональ санкция кертү – тарихта сирәк күзәтелә торган күренеш, бигрәк тә держава лидерлары бер-берсенә карата беркайчан да алай кыланмыйлар һәм андый адымны атламыйлар. Бу инде җеп өзелергә тора дигән сүз. Россия Президенты сүзчесе Песков CNNга биргән әңгәмәсендә: «Бу безнең акыл чикләренән чыгып китә торган нәрсә», – диде.

Акылга сыйми торган хәлләр Җир шарында тагын да булып ята әле. Кичә Урта Азиядә ут бетте. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан караңгылыкка чумдылар. Ташкентта метро эшләмәде, светофорлар сүнеп, өч илдә дә урам хәрәкәтенең буталчыгы килеп чыкты. «Күңелдә тыныч түгел. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде», – дип яздылар уртаазияле дуслар социаль челтәрләрдә. Имештер, Казахстанда биткоин майнерлары утны күп тотып, энергетика системасына көч китергәннәр һәм түнтәргәннәр икән.

Россия патриотлары: «Европада туңалар, Россия газ торбасының кранын кысканнан соң газ җитешми», – дип сөенешәләр. АКШ дипломатлары һәм сәясәтчеләре сугыш килеп чыккан очракта Катар газын Европага китерү турында сөйләшүләр алып баралар, Дохага басым ясыйлар. Беләсезме, газ кайда күп? Кытайда. Компартия, зур сугышка әзерләнеп, бөтендөнья икмәгенең яртысыннан артыграгын амбарларга, «зәңгәр ягулык»ны саклагычларга җыеп куйды. Хәзер чин алыпсатар компанияләре Көнбатышка газ сатарга җыеналар. Фронтның бер сызыгы Кытай белән Тайвань арасыннан узарга ихтимал иде. Коммунистлар бу ихтималлыкка җитди әзерләнгәннәр.

Дәһшәтле һәм хәвефле хәлләр чылбырын сүтүдән туктап: «Ә болар нигә кирәк соң?» – дигән сорауга җавап биреп карыйк. Алдан ук әйтеп куйыйк: акыллы һәм аңлаешлы җавап табып булмый ул сорауга. Сугышка бернинди дә мохтаҗлык юк. Бары тик дөньякүләм олигархик капитал ияләренең зур сәясәтчеләрне һәм сугыш карчыгаларын эшкә җигеп, дөнья малын яңабаштан үз файдаларына бүләргә тырышулары гына бар. Иң аянычы шунда: кемнәрнеңдер шәхси комсызлыгы, тәкәбберлеге Җир шарын куркыныч астына куя. Барыбызны да зур һәлакәт алдына китереп бастыра. Шарны ничек сакларга дигән сорау кабыргасы белән килеп баса. Ул бит безнең барыбыз өчен дә берәү генә, бердәнбер.

Бу уңайдан Азиядәге бер илнең элекке Премьер-министры, Малайзия икътисади могҗизасын мәйданга чыгарган һәм шул сәбәпле дөньякүләм популярлык яулаган Мөхәммәт Махатхир үткәргән бер социаль тәҗрибә нәтиҗәләре белән уртаклашасы килә. Инде туксан җиденче яше белән баручы бу шәхес (бер-ике көн элек кенә «Фейсбук»та аның үлеме хакында хәбәр күргән идем, әмма рәсми раслау таба алмадым) башта Мәгариф министрлыгы белән җитәкчелек итә, башка тармаклар белән идарә итү тәҗрибәсен дә уза. Аннан соң 1981 елдан 2003 елга кадәр Премьер-министр булып тора. 2018 елда тагын бер тапкыр хөкүмәтне җитәкләде әле ул. 2020 елда үз теләге белән дилбегәне башка кешегә тапшырды. Менә шул шәхес 1974 елда уку елы тәмамланганда, мәктәпләр ябылу тантанасына чакырыла. Менә шунда ул укытучыларга шарлар тарата, аларны кабартып, аякларына бәйләргә куша һәм бер минут вакыт эчендә шары шартламыйча сакланып калучыларга призлар җыелмасы булуын әйтә. Андый уенны беләсездер инде? Кешеләр нишлиләр? Алар психологиясенең гаҗәп бер сыйфаты ачыла шунда: һәркем үз тирәсендәгеләрнең шарын шартлатырга тырыша. Минут үткәч, илнең булачак лидеры әйтә: «Мин сезгә башкаларның шарын шартлатырга кушмадым. Әгәр дә башкаларга карата тискәре карар кабул итмичә, тик кенә торсагыз, һәркайсыгыз приз алачак иде. Әмма тискәре фикер өстен чыкты», – ди. Әйе, без күп вакытта үз уңышыбызны башкалар уңышын җимерү хисабына гына була ала дип уйлыйбыз. Менә шул психология лидерлар аңына да сеңгән. Башкалар корганны җимерү хисабына гына үзеңнекен төзеп була дигән ялгыш фикер хакимлек итә. Ә бит лидерлар аягына бер генә шар – Җир шары бәйләнгән һәм үзең исән калу максаты белән аны шартлатырга тырышу – мәгънәсезлек.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү