Без — детдом балалары…

Актаныш районының Такталачык һәм Зәй районының Бигеш авылларындагы балалар йортларында безне үз сабыйларыдай якын иткән тәрбияче­педагогларыбыз- га олы рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән баш иям.

Шәхсән мин үзем тумышым белән Мөслим районының Түбән Табын авылыннан, язмыш исә яшьлегемне – энем Рәдиф белән ике- безне балалар йорты белән бәйләде. Әтиебез фани дөнья белән бик иртә саубуллашкан. Биш бала белән әнкәй берүзе калган. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр колхоз эшен- дә бил бөккән хатынның, өенә кайткач, балаларын назларга хәле калгандыр дисезме? Озакламый әнкәй үзе дә каты зәх- мәт эләктерә: үпкәсенә салкын тиюдән сихәтләнә алмады. Шуннан соң безне детдомга илттеләр.
Безне көзен – октябрь аенда алып киттеләр. Әнкәйдән, якыннарыбыздан, туган яктан аерган бу айны һич онытмам, ахры. Гәрчә, нечкәлекләренә кадәр хәтерләрлек яшьтә дә тү- гел әле без.
Мин – өченче сыйныф укучысы, Рәдиф энекәш – берен- чедә. Шулай да гел көтмәгәндә­уйламаганда килеп чыккан аерылышу хәсрәте, өлкәннәр әйтмешли, канга сеңгән.
Мәктәпкә юлыбыз, гадәттәгечә, авыл уртасындагы таш ки- бетяныннан уза.Кибеттирәсендәгехалык:«Боларбүген китәргә тиеш иде бит, илтмиләр микәнни?» – дигән сыман безгә текәлеп­текәлеп карый. Мәктәптә исә барысы да элек- кечә иде, дәресләр бер­бер артлы үтә торды, соңгы дәрескә кыңгырау шалтырау алдыннан класска укытучы апа белән мәктәп директоры килеп керделәр. Авылда балалар аз бул- ганлыктан, беренче сыйныф – өченче, икенче сыйныф дүр- тенчеләр белән бер бүлмәдә укытыла иде. Директор Рәдиф белән миңа, сумкаларыбызны алып, коридорга чыгарга кушты: «Ильяс, Рәдиф, сезгә өегезгә кайтырга кирәк. Иртәгесе көннән сез башка мәктәптә укыячаксыз», – диде.
Өйдә дә безне шаккатырдылар. Ыгы­зыгы. Сөмәя апа мич алдында табагач белән бөтерелә. Күршебез Гөлсинә апа да бездә, районнан Олы апа да кайткан. Табадан чыккан тәмле ис борынны иркәли. Әнкәй тәмам хәлдән тайган, төс­кыяфәте качкан. «Яңа елга хәтле монда укырлар дигәннәр иде бит, бү- ген үк илтәләрмени?» – ди.
Энем белән мин берни төшенмибез. Аңлатучы да юк. Ба- рысы да ашыга­кабалана. Безгә өстәл янына утырырга куша- лар. Кайнар көлчә тоттыралар, чәй ясыйлар. Кыздырылган ит тә өстәлгә куела. Шулай сыйланып утырганда күршебез Гөл- фания апа керә дә: «Волга» килде», – диде. Без урам як тәрәзә- гә ташланабыз. Әттәгенәсе! Безнең капка төбендә колхоз рәи- се машинасы «Волга» тора ич! Машинага чыгып утырдык. «Энекәшләр, уйлаштык та, сезне балалар йортына ил- тәчәкләр, – диде Олы апа. – Күреп­белеп торасыз, әнкәй нык авырый, түшәктән дә күтәрелә алмый, без килеп йөрербез,
сезгә укырга, кеше булырга кирәк». Әнкәй исә буылып­ буылып елый: «Башка күрешә алмабыз инде, балакайлар».
Туган авылдан, туганнарыбыздан китеп баруны иләмсез зур капка янына килеп туктагач кына аңладык булса кирәк. Мондый капканы күргәнебез бармыни безнең?! Йортка уза- быз, анда безне бер апа каршылады һәм бүлмәләрне күрсәтеп йөрде. Шунда Рәдиф кисәк кенә: «Абый, апа кайда?» – дип со- рады. Мин елап җибәрдем, һәм без елый­елый бүлмәдән чы- гып йөгердек. Әмма Сөмәя ападан да, «Волга»дан да җилләр искән иде инде. Һич көтмәгәндә менә шулай аерылу йөрәккә яра булып ятты. Гомер буе төзәлмәде ул яра.
Шунда яныбызга ике малай килеп туктады. «Нәмә җылай- сыз? – ди берсе. – Әйдәгез, уйнайбыз». Малайлар Рәдифне урап алдылар да, куышлы уйнарга керештеләр, энекәшнең елавын онытып, йөгерүен күргәч, мин дә тынычлана төштем. Көн арты көн үтте, туган якка туганнар янына кайту онытыла башлады. Такталачыктагыча әйтсәк, детдом баласына әйлән- дек. Минем күңелемне һәрвакыт бер сорау бимазалый: тәр- бияче апалар безнең ише ятимнәр күңеленә ничек юл таба алды икән? Түземлекләр, мәрхәмәтле булулары өчен рәхмәт аларга. Тәрбияләделәр дә, белемле дә иттеләр.
Тора­бара һич көтмәгәндә тараттылар Такталачыктагы балалар йортын. Безне Зәй районындагы Бигеш балалар йортына илттеләр. Шулай итеп яңа тормыш башланды, әм- ма ияләшүләре авыр булды. Кайберәүләр качу ягын да ка- рый башлады, тик качып кая бара алабыз соң? Ятимлек ча- будан тарта.
Җәй урталарында бер төркем балаларны Волгоградка экс- курсиягә алып киттеләр, мин дә шулар арасында идем, өч атнага якын йөреп кайттык, кайтсам – Рәдиф юк. Аны бер- ничә иптәше белән Баулыдагы интернат­училищега җибәр- гәннәр икән. Менә шулай итеп абыйлы­энеле туганнар ае- рылыштык, безнең хәлгә керергә тиешләр иде югыйсә. Без бит игезәкләр кебек яши идек.
Ятимлек ачысы өйрәтте дә, төзәтте дә. Иң мөһиме төшен- келеккә бирелмәдек, авылдашлар, туганнар йөзенә кызыл- лык китермәдек. Үсә төшкәч, һәркем тормышта үз юлын тап- ты, безне балалар йортына алып киткәннән соң бик аз гына яшәгән әнкәйнең: «Балакайларым, бәхетле булыгыз», – дип теләве тормышка ашты. Шунысына шатбыз!

Ильяс СӘЛИХҖОНВ


Фикер өстәү


9790