Фирдүс ТЯМАЕВ: «Башыма суккан һәркемгә рәхмәтле мин»

Бүген  Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның туган көне. Әлеге уңайдан сезгә җырчы белән әңгәмә тәкъдим итәбез. 

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

– Яраткан ризыгыгыз?

– Мин – ит корты. Үзем дә пешерергә яратам. Әфган казанында каз-үрдәк итләре, яшелчәләрдән ризык пешереп ашатырга һәм ашарга яратам!

– Иртән торгач та, иң беренче эш итеп сез…

– …госел коенам. Һәр көнне.

– Гаилә ул – …

– …бәхет!

– Фирдүс Тямаев ул – …

– Моңа бер сүз генә җитми. Фирдүс Тямаев ул – «зверь».

– Үрнәк булырлык кешегез кем?

– Минем әтием.

– Иң зур куркуыгыз?

– Гаиләмне һәм якыннарымны югалту. Шулай ук илебездә сугыш булуыннан да куркам.

«Мин күңелдәгесен сөйләсәмме…»

– Ни хәл соң?

– Иртән торып, күземне ача алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Шушы якты дөньяны күргән, аякка баса, үз кулым белән ризык каба алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Ашарыма – ризыгым, киенергә киемем бар икән, димәк, хәлләр әйбәт. Зарланырга да, зарланганнарны да яратмыйм. Нинди генә авыр вакыт булса да, нинди генә сынауларга дучар булсам да, шөкер, дим, елмаям. Үзем генә күңелсезләнеп йөри алам. Сизгәннәр сизә, кешегә күрсәтмим. Минем кеше алдында гел шат буласым килә. Миңа карап кешенең кәефе күтәрелсен, елмайсын иде. Минем халыкның кәефен күтәрүче, дәрт бирүче берәве буласым килә!

– Гел елмаеп йөрү кыен түгелме соң?

– Кемдер бу вазыйфаны башкарырга тиеш. Әгәр мин күңелемдә ниләр барын сезгә сөйләсәмме?! Бергә утырып елыйсы гына кала. Авыр чакларым, эч пошкан вакытлар, еларлык сәбәпләрем, бәлки, күбрәктер дә әле. Әмма алар минем эчемдә кала.

– Елыйсы килү димәктән. Соңгы елларда кешеләрнең бәгырьләре катты, елау сәләтен дә югалта башладык кебек тоелмыймы сезгә? Битарафлык, усаллык хөкем иткән чорда яшибез төсле…

– Җәмгыятьнең проблемалары күп инде ул. Моны без концертларда да сизәбез. Әле менә коронавирус та үзенекен эшләде, мәшәкатьләр өстәде. Минемчә, без бар нәрсәгә дә «доступный» була башладык. Cоциаль челтәрләр турында әйтүем. Газета укучылар бермә-бер кимеде бит. Ә бит газетада тәрбияви, үрнәк, акыллы нәрсәләр язалар иде. Без шуларны укып шакката идек. Хәзер, кеше үлсә дә, исебез китмәскә әйләндек. Шулай булырга тиеш кебек кабул итәбез. Интернетка чумдык. Ә бит интернетта юньле әйбер юк. Шакшылык күп. Җыен юләрләнү. Деградация бара. Әнә Пермьдә атыш булды. 18 яшьлек малай! Ул баланы гаепләр алдыннан, җәмәгать, үзебезгә карыйк. Димәк, без эшләмибез, яшьләр белән эшләүче юк! Оешмалар юк. Секта дияр идем. Мылтык белән ату түгел бу, мәгълүмати һөҗүм. Хәзер наркомания чир дә түгел. Наркоман читтә калды инде ул. Аны искә алган кеше дә юк… Шушыннан куркырга кирәк… Закон, катгыйлык җитми.

Бәлки, мин дөрес сөйләмимдер. Тик бер мисал. Менә, әйтик, мин өй салдым, баланың бүлмәсе бар, уенчыклары күп, шартлары каралган, спорт залы ясаганмын икән, шуның белән шул, димәк. Юк, җәмәгать! Ул бала белән шөгыльләнүче булмаса, боз сарае салып куйсаң да, нәтиҗәсез. Үзең шөгыльләнергә тиеш син! Тышы матур, сүз дә юк, эчтәлеге булмаса…

Элек практика күп иде. Әйтик, без «икеле»-»өчле»гә укыдык, әмма тәҗрибәбез зур. Мин печән дә чабам, тракторда да йөри беләм, мал да суя, ашарга да пешерә алам. Мине теләсә кайсы җиргә җибәр, ачка үлә торган кеше түгелмен. Агач кайрысын булса да каерып, шуның суын суырып булса да, исән калачакмын. Тик андыймы соң хәзер яшьләр?

Сүз дә юк, алар өчен проектлар булдыралар, уйлап табалар. Тик аның нәтиҗәсе юк. Хәзер яшьләр эшләми, эш рәтен белми. Нигә башка милләт кешесен чакыртып эшләтәбез? Үзебезнекеләр юк. Нигә әллә нинди «пирамида» капкынына килеп эләгәләр? Җиңел акчага кызыгалар. Ашарга пешерә белмиләр, «Макдоналдс»тан гына алалар. Анда нинди ит инде?!

Балаларга хәзер мәхәббәт, ярату, аралашу җитми. Барыбыз да эш дип чаба! Сүз дә юк, анысы да кирәк. Тик бала бит моңа гаепле түгел.

Беләсеңме, элек без бер күлмәк кия идек. Хәзерге вакытта инде бер үкне кию ярамый. Башкаларда «айфон» икән, димәк, миндә дә булырга тиеш. Хәзер балалар арасында да байлык – хәерчелек дип бүлгәләү китте. Мода куу бу. Барысына да үзебез гаепле.

– Ир-атлар хатынлаша, киресе дә күзәтелә. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

Трансгендер, ир-атларны яратучы ир-атлар, хатын-кызны сөюче хатын-кызлар күбәйде. Ир-атлар да лосина киеп йөри башлады… Ир-ат ир-ат булырга тиеш инде ул. Мода куам дип, әстәгъфирулла, хатынлаша башладылар… Ир-атны ир-ат иткән сыйфат юк. Аерылышулар күп. Димәк, ир-ат гаиләсен тота белми, сүзе үтми. Аллаһ сакласын инде.

«Өйдә балаларга каеш бар»

– Олы улыгыз 1 нче сыйныфта укый. Мәктәпкә ияләшә алдымы?

Яратып йөри. Бассейнга да йөртәбез. Йөзәргә үзем өйрәткән идем. Хәзер профессиональ дәрәҗәдә өйрәнсен, дибез. Минем теләк шул: балаларым чын ир-ат булсын иде. Аллаһы Тәгаләдән көн дә, улларыма төрмә юлы, бозыклык бирмә, дип сорыйм. Әти-әни өчен аннан да авыры юктыр. Сүз дә юк, керпе дә баласын «йомшагым» ди. Бер генә ата-ана да баласын начар булсын дип үстерми. Безнең өйдә түрдә каеш тора. Ул ике баланы болай гына тыеп торып булмый. Бала әтисе карашыннан куркып торырга тиеш. Хәзерге көндә әнә шул курку булмаганга күрә шундый хәлгә калдык та.

Ата-ананың да, укытучының да хокукы юк хәзер! Укытучы бер балага тавыш күтәргән, имеш. Адәм көлкесенә калдырып, аны тезләндереп, гафу әйттереп, эшеннән куалар! Ахырзаман алдыннан балалар тәхеттә утырыр, дигәннәр бит. Менә утыралар да инде. Балалар шулкадәр усал хәзер. Бик күпләренең охшаш яклары байтак. Барыбызныкы да шул. Элек без эш белән күрсәтергә тырыша, мактауга лаек булуыбызны исбатлый идек. Җылы сүзгә шатланып эшләдек. Үз дигәнебезгә агрессия белән ирешми идек.

Балаларны тәрбияләргә тырышабыз. Телевизорны әллә нигә бер генә күрсәтәбез, телефоннарны алып куйдык. Миңа аның телефонда утыруы кирәкми. Малайның төрле яклап үсүен телим, һәр өлкәдән нидер алсын, төрле шөгыльләр белсен.

«Бөтен эстрада сәләтле була алмый»

– Сер түгел, сәхнәдә көчле энергетикалы җырчылар сирәк. Сез – андый сәләткә ия кеше. Моны үстереп буламы, йә инде табигатьтән килгән үзенчәлекме бу?

– Һәр кешегә сәләт бирелгән. Аны кеше үзе үстерергә тиеш. Бөтен эстрада да сәләтле була алмый. Гомумән, бу барлык структураларга да кагыла. Алдан тоемлау булырга тиеш. Һәр өлкәдәге кешедә дә. Укытучымы, психологмы, полиция хезмәткәреме ул… Эстрадада җырчылар күп. Продюсер булсам, эстрада өлкәсендә азрак башкача сәясәт алып барыр идем.

– Нинди сәясәт соң ул?

– Күп кенә җырчыларның хатасы нәрсәдә? Иң элек алар үзләренең сәләтен үстерү юнәлешендә эшләми, камилләштерми. Шулай ук репертуар туплый белмиләр. Хәзер тиз генә җыр сатып алам да, башкарам да, мин – артист, дигән фикердә алар. Килде-китте җыры белән таныла ул. Әмма концерт куя алмый, чөнки җыры – буш. Бездә мода куа торган гадәт бар. Минем өчен иҗатым – минеке булырга тиеш. Читнекенә охшатып, алай-болай итеп, чәч буяу – минеке түгел. Аллы-гөлле киенәм дә, чит ил артисты кебек җырлыйм да, артист булам дип уйлыйлар. Алай булмый ул! Иҗат үзеңнеке булырга тиеш.

– Үзегез кайнаган эстрада турында сорыйм әле. Сәхнәдә сез барыгыз да «брат», «братишка»…

Минем эстрадам юк, исеңдә калдыр шуны. Бернинди «брат»ым да, «братишкам» да юк. Мин кемнең – ясалма, кемнең ике йөзле икәнен беләм инде хәзер. Күпләр үз йөзен ачты. Яннан карап торасың, күзәткәндә кызык… Тик коллегаларым ярдәм килеп сораса, беркайчан да кире какканым юк.

Менә, телне яклап, Бауман урамына чыкканда да, кемнең кем икәнен белдек, Башкортстандагы хәлләр буенча да… Яшәгән саен, кемнең кем булуына ныграк төшенәсең. Мин бу нәрсәгә шатланам! Башыма суккан һәр кешегә рәхмәтле. Шулар аркасында күтәреләм, шулар аркасында ир-ат, ватанпәрвәр булып калам! Бәлки, бу минем кирелек, горурлыктыр да. Әмма әтиебез шулай өйрәтте. «Кешегә беркайчан да үзең башлап сукма, сүз әйтмә. Сиңа суксалар, авызын ват», – ди иде.

«Резедага көн саен гашыйк булам»

– Социаль челтәрләрдә әниегез катнашында шундый җылы, сокландыргыч видеолар белән уртаклашасыз. Әниегез белән мөнәсәбәтләрегез турында сорыйм әле.

– Әни бездә әле. Шатланып туя алмыйм! Аңа да операция булды, булмаса, безгә мәңге киләсе түгел иде. Минем өчен әни һәм гаилә – изге төшенчәләр. Аларга беркем дә тияргә, беркем дә алар турында сөйләргә тиеш түгел. Әни дөрес әйтәме, юкмы – син аны кабул итәргә тиеш. Минем өчен әни – энергия чыганагы. Аның сүккәне дә минем өчен рәхәт кенә. Ул мине сүгә! Социаль челтәрләрдә берәрсенә катырак әйтсәм, шуның өчен шелтәли. Кешегә алай әйтмиләр, ди. Тулы контроль! Әнинең мактанып, кыланып: «Мин – Фирдүс әнисе!» – дип йөргәне юк. Сүз дә юк, горурлана.

– Хатыныгыз белән мөнәсәбәтләр шулай ук күпләрне көнләштерлек.

Минем хатын – зирәк кеше. Минем аның сүзеннән чыккан юк. Чүпрәк түгелмен, әмма хатыным сүзен хөрмәт итәм. Безнең әни белән хатын арасында беркайчан да бәхәс булмады. Мин өйләнгәч тә шундый шарт куйдым. Икәү дус булыгыз, мине кыстырмагыз, дидем. Акча мәсьәләсендә дә синеке-минеке дип бүлгәләү юк. Хатын, үзенә кирәксә, сорап ала. Кайчагында ачу да килә әле, ник сорыйсың, дим. «Бу бит син эшләп тапкан акча, матурым», – ди. Хөрмәте бар. Менә шундый гамәлләре өчен генә дә яраттыра ул мине! Резедага көн саен гашыйк булам. Аңа авыр сүз әйткәнем юк. Күпләр: «Резедага сабырлык кына телибез», – дип яза. Әмма өйдә тыныч мин. Студиямдә дә гаиләм фотосурәтләре тора. Хатыным белән бәхетле картлыкка җитәргә насыйп булсын иде.

– Өченчегә кыз алып кайтырга җыенмыйсызмы?

– Хатынымны ял иттерәсем, рәхәт күрсәтәсем килә. Чит илгә күптән чыккан юк. Икәү генә кафега барган юк. Ике малай да үсә төшкәч, әниләренә булышырлык дәрәҗәгә җиткәч, кыз алып кайтса, әйбәт! Тагын да бәхетлерәк булырмын. Теләк шул. План дип әйтә алмыйм, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

– 38 яшьлек Фирдүс Тямаев 18 яшьлек Фирдүскә нинди киңәш бирер иде икән?

– Нәрсә әйтер икән? Мин әле 18 яшемдә, киресенчә, кызурак, рухи яктан көчлерәк идем. Минемчә, бернинди дә киңәш әйтмәс идем. Тормышым мин теләгәнчә бара. Артист булмасам да, тырышлыгым белән башка өлкәдә уңышка ирешәсемне тоя идем. Үз-үземә ышанычым зур иде. 18 яшьлек Фирдүскә акыл өйрәтә алмыйм. Шул чакта ук акыллы иде инде ул (көлә).

– Концертлар сезонына аяк бастык. Сезнең программа быел ни белән гаҗәпләндерәчәк?

– Үзенчәлекләр дип, хәзер халыкны бернәрсә белән дә шаккатырып булмый. Киләсе елга иҗади тормышымның 10 еллык юбилее. Хатирәләр күп, иҗатымда кызыклы һәм кызганыч мизгелләр шактый… Быел яңа җырларым бик күп. Театральләштереп, нидер күрсәтәсе булыр. Попурри әзерләдем. Минем концертыма кеше яңалык карарга килми. Тормыш карарга килә ул. Килә, дөньясын онытып җырлый да, бии дә, елый да, сикерә дә, юләрләнә дә, «Туган тел»не җырлый да кайтып китә. Концертларымда бөтен теманы да колачларга тырышам. Фирдүс булуым белән шаккатырырмын инде. Сәхнәгә чыгуга, авызларны салып утырмыйбыз, дип кисәтеп куя. Тамашачы минем концертка ихласлык өчен килә. Ә бу күренешкә хәзерге чорда кытлык. Ихласлыкны уйнап кына булмый.

Сүз уңаеннан, беләсеңме: ике еллап инде Башкортстандагы бер генә кеше дә концертларыбызга бер генә билетны да кире кайтармады. 80 концерт! Берсе-бер билетын кире бирмәде! Көтәләр! Ике милләт арасында андый күңелсезлекләр булмасын иде.

«Бәхетле булсын!»

– Быел операция кичердегез. Моңа да карамастан, Республика көнендә җырлап-биеп, халык белән бергә булдыгыз. Өзлегүдән курыкмадыгызмы?

– Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле мин. Ул миңа шатлыгын да, хәсрәтен дә бирә. Менә операция дигәннән, аңа да авырсынып кына бардым. Хастаханәдә 4 нче сыйныфтан бирле булганым юк, йөрергә дә яратмыйм. Операциягә киткәндә бик авыр булды. Резеда елый, әни елый, төркемдәгеләрем төзелешеп утырды… Аларга карарга бик авыр. Гомердә рәсем ясамаган малаем «Әти, мин сине яратам!» дип рәсем төшергән. Аның өчен дә күңелем булды инде… Миңа күпме халык язды! Укыган саен, күңел тула иде. Кара әле, бер авыл малае Фирдүсне халык ничек ярата, көтә, дидем. Димәк, әле мин яшәргә, иҗат итәргә тиеш! Әле эшлисе эшләрем күп, димәк. Шундый рухта операциягә кердем.

Гармунчылар парадында катнашканда да халык кайгыруын сиздем. Аның мәхәббәте бит бу! Сөйләгәннәремә күз тимәсен, мин чын-чынлап бәхетле.

– Элвин Грей белән бәйле вазгыять ни хәлдә соң?

– Минем аның белән проблема юк. Гомумән, бер җырчы белән дә юк ул. Тыныч кына дуслаштырмакчылар иде. Әмма үз сүземдә калдым. Минем әйткән сүзем бар: ничек ул мине үз социаль челтәрендә бар халык алдында мыскыл итте, шулай ук итеп халык алдында гафу да сорасын. Ирләрчә кул бирәбез дә, бетте. Юк икән, аның белән булышып ятасым юк. Бала-чага түгел. Аның – үз юлы, минем – үземнеке. Бу минем танылу өчен уйлап тапкан ысулым да түгел. Пиарны мин харизмам, матур җырларым, шаяруым белән дә ясый алам. Һәр коллегамны хөрмәт итәм, аралашам. Радикка да үчем юк. Дөресен әйтик, аны күптән гафу иттем. Ачуым юк. Бәхет кенә телим! Иҗаты белән куандырсын. Әле менә өйләнде. Афәрин! Мин бәхетле булган кебек, ул да бәхетле була күрсен. Аның да сөйгәне күп балалар алып кайтсын, гаилә тәмен татысын. Без бәхетле яшәргә хаклы.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина


4 фикер

  1. Җэмгыятькә, эстрадага, балаларга, аларны тәрбияләугә кагылышлы Фирдусның һәр сүзе астында кул куям.

  2. Молодец Фирдус,гади дэ усалда,игелекледэ,халыкчанда булганын очен.Исэн сау тигез гомерлэр телим мин Сезгэ.Малайларга каты куллы,игелекле эти тэрбиясе бик кирэк ул.Уземдэ ике малай-ир егетлэр энисе.Сэлэмэт бул,балалар синен концертны карарга еш баралар яратып

  3. Бигрэк «яхшы» тэрбия алган имеш. Узенэ суксалар авызын ват. Шул буламы тэрбия? Утереш китэ бит. Аллахым узен сакла. Мондый тэрбия белэн килешмим.

  4. Мин сезнен канцертка барганым юк. Шулай булсада сезне бик якшы хормат итам. Жырлаган жырларны кабат кабат тынлыем.алдагы кэннарда сезга зур унышлар телим

Җавап Отменить ответ