Путин Кремльдә Минтимер Шәймиевкә югары дәүләт бүләген тапшырачак

Россия Президенты Татарстан Дәүләт Киңәшчесен Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән шәхсән бүләкләячәк.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда беренче тапкыр югары дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын уздырачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт бүләкләре фән, медицина, авиация, сәнгать, бизнес һәм кайбер башка өлкәләрнең күренекле вәкилләренә тапшырылачак.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә булачак. Дәүләт башлыгы шәхсән үзе аңа Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырачак.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Минтимер Шәймиевне Россиянең югары бүләге белән бүләкләү турында Указга кул куйды. Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән, илнең бөеклеге һәм данын үстерүдәге гаять зур казанышлары өчен, Россиянең күренекле дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләре, шулай ук, илебез алдындагы хезмәтләре өчен, чит илләр башлыклары һәм хөкүмәтләре җитәкчеләре бүләкләнә.


Фикер өстәү