Казан социаль-икътисади үсеш ягыннан беренче урынга чыккан

Кама Тамагы, Әгерҗе һәм Кайбыч районнары – Татарстан муниципалитетлары арасында иң артта.

Татарстан муниципалитетларының социаль-икътисади үсеш рейтингында Казан, Чаллы, Лаеш һәм Әлмәт районнары алдынгылыкка чыккан. Бу хакта Икътисад министрлыгында белдерелгән.

“Иң-иңнәр” исемлегенә, Казаннан тыш, Чаллы, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама, Тукай, Питрәч, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Менделеевск районнары эләккән. Ә менә Кама Тамагы, Әгерҗе һәм Кайбыч районнарының иң артта барулары ачыкланган.
Рейтингка муниципалитетта җитештерелгән продукция күләме, салым һәм салым булмаган керемнәр, төзелеп, файдалануга тапшырылган торакның гомуми мәйданы, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме һәм башка мөһим социаль-икътисади индикаторлар кертелгән.


Фикер өстәү