Минтимер Шәймиевның Мәскәүгә бүләк тапшыру тантанасына бармау сәбәбен аңлаттылар

Билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Россиянең иң югары бүләген – Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган иде.

Орденны ул шәхсән тапшырырга җыенды. Әмма Минтимер Шәймиев тантанага бармады. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова моның сәбәбен аңлатты.

Лилия Галимова сүзләренә караганда, Минтимер Шәймиев илдәге эпидемиологик хәл аркасында бүләкләү тантанасында катнашмаган.

— Беләсезме, Мәскәүдә вазгыять җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә кешеләр күпләп җыелган җиргә барудан тыелып тору турында карар кабул ителде, — диде ул.


Фикер өстәү