Этләр талау һәм мәктәп буллингы мәсьәләсе кайчан хәл ителер?

 Россиядә хәл ителми торган ике проблема бар: берсе – этләр талавы, икенчесе – мәктәп буллингы. Башта ук бер нәрсәне искәртеп куйыйк: проблема һаман бар икән, димәк, аны хәл итәргә тиешле кешеләргә профессиональлек җитми. Профессиональлекнең җитмәве исә җавапсызлык белән бәйле. Мәсьәлә хәл ителәсе урынга, киресенчә, хәлләр катлаулана бара икән, урындагы түрәләр һәм югарырак җитәкчелек моның өчен берничек тә җавап тотмый: административ җаваплылыкка да тартылмыйлар, матди югалтулар да кичермиләр, төрмә җәзасы кебек кискен чаралар хакында инде әйтеп тә тормыйк.

Бары зур фаҗига булганда гына (әйтик, кораб батып яисә янгын чыгып, күп кешеләр һәлак булса, яисә зур банк янып, миллионнар бөлсә) масштаблы тикшерү эшләре башлана, кемнәрдер кулга алына, тикшерү изоляторында интегә башлыйлар. Бу очракта инде җинаять составы булмаганда да, җитәкчеләр суд юлларын таптарга мәҗбүр булалар. Ә бит эшне ул дәрәҗәгә җиткермәс өчен, вакытында бераз гына селкенергә, кайбер инструкцияләрне үтәргә, «үгез үлсә – ит» дип яшәү принцибыннан баш тартырга гына кирәк.

Әйдәгез, буллинг – балаларның мәктәптә һәм интернет челтәрендә эзәрлекләнүләре темасын тагын бер тапкыр алып карыйк. Әле менә яңа гына Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова балалар  омбудсменнары съездында уку йортларында буллингның кискен рәвештә үсеше турында белдерде. Вәкаләтле вәкил аппаратына мөрәҗәгатьләрнең һәр дүртенчесе мәктәпләрдә эзәрлекләүләргә бәйле икән. Күз алдына китерегез: кеше Мәскәүдәге иң югары җитәкчелеккә кайчан мөрәҗәгать итә? Башка бер чарасы да калмагач һәм бүтән беркемнән дә ярдәм ала алмагач. Димәк, бу эш белән дөрес шөгыльләнмиләр.

Буллинг проблемасы белән бу юлларның авторы үз балаларына мөнәсәбәтле рәвештә бер тапкыр очрашты. Шунда аның чыганагын, нигезен күрергә насыйп булды. Күп тапкырлар язганым бар: үзем эшләгән һәм балаларым укыган мәктәптә андый проблема юк иде, чөнки коллективта үзара кешелекле мөнәсәбәтләр өстенлек итте. Әмма үз улым белән кызымны кечкенә вакытта, бишенче-алтынчы классларда укыганда, бер тапкыр чит мәктәпкә илтеп тордым. Эш болайрак булды: балалар табибы миңа аларны бер айга шифаханәгә җибәреп торырга киңәш итте. Гаиләдә киңәшкәч, без балаларга бер ай чит атмосферада яшәп алу зыян итмәс, дигән фикергә килдек һәм тиешле барлык процедураларны үтеп, балаларны үзебездән берничә йөз километр ераклыктагы шифаханәгә илтеп тә кайттым.

Ләкин шифаханә дигәнебез интернат-мәктәп булып чыкты һәм анда балалар бер айга гына түгел, кимендә бер елга киләләр, имеш. Мәктәптә тәртип ягы бик нык аксаганлыктан, юньле әти-әни анда баласын илтми, шуңа күрә балалар коллективын авыр хәлдәге гаиләләрдән туплыйлар. Аның схемасы болайрак икән: район мәгариф бүлекләренә интернат-мәктәпкә фәләнчә бала җибәрергә дигән разнарядка килә дә, башкача булдыра алмагач, бик үк тәртип булмаган, ярым-йорты гаиләләрнең балаларын ихтыяри-мәҗбүри шунда озаталар. Мәктәп үзе, чынлап та, табигатьнең бик яхшы урынында урнашкан, сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлекләргә ия. Анда берникадәр вакыт тәрбияләнү һәм дәвалану саулык өчен файдалы булырга тиеш. Әмма кемдер идеяне башта ук тамырыннан корыткан да, анда тәртибе белән бик мактана алмый торган балалар туплана, күбесе шунда берничә ел рәттән «дәвалана» башлаган.

Улым, бер генә айга килдек дип, түзәргә һәм сабыр итәргә була. Кызым исә гаделсезлекне бик авыр кичерә, әмма кичереп кенә калмый, һәрвакыттагыча протест белдерә. Тәрбиячеләр алдына мәсьәләне кабыргасы белән куя: тәртип урнаштыруны таләп итә. Мобиль телефоннарның чыккан гына вакыты иде ул, балаларга читкә китәсе булгач сатып алып биргән телефонны тәрбиячеләр шунда ук алып куялар. Гомумән, баланың әти-әни белән контактына алар каршы, чөнки «йорттан чүп чыгу»ны теләмиләр. Мобиль элемтәгә кереп булмагач, әти станционар телефонга шалтыратып, хәлне белешә инде, билгеле. Кызым тәрбиячеләрнең әти-әнигә берни дә әйтмәскә дигән кисәтүләрен колакка да элми. Әти шунда ук телефонга тәрбиячене чакырта, иртәгә үк үзенең килеп җитәчәген әйтә, балаларның документларын әзерләргә куша. Тавыш чыгарып торудан файда юк икәнлеге аңлашыла, чөнки мәктәптәге хәлне үзгәртү өчен, андагы коллективны тулысынча алыштырырга кирәк булыр иде, бу исә мөмкин түгел. Мәктәпкә баргач, тәрбияче белән кыска гына сөйләшү булып ала. Тәрбияче – югары белемле педагог: «Балаларыгызны юкка аласыз, аларга барыбер шундый тормышка ияләнергә кирәк булачак бит инде», – дигән дәлил белән каршы торып карый.

Мәктәпләрдә буллинг дип сөйләшәбез икән, ул менә шул нигездә утыра: эт тормышын үзгәртеп булмый, аңа ияләнергә кирәк дип саныйлар аны уңай якка үзгәртергә тиешле иптәшләр. Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең Фәнни-тикшеренү университеты, барлык федераль округлардагы 8500 укытучыдан сорашканнан соң, әле 2021 ел ахырында гына шундый нәтиҗәгә килде: мөгаллимнәрнең 2 проценты буллингны берничек тә җиңеп булмый дип саный, 35 проценты хәлне өлешчә генә яхшыртырга мөмкин, ди; 36 проценты бөтенләй проблеманы күрми, бары тик 26 проценты гына үз мәктәпләрендә бу мәсьәләне хәл иткәннәрен әйтә. Ни өчен проблема үсмәсен ди инде: 75 процентка якын педагог аны чишү өчен яраклы түгел. Боларны яңабаштан әзерләп чыгарырга кирәк.

Урамнардагы хуҗасыз этләр темасы да нәкъ шуңа охшаган бит: төен чишелми, ә ныграк төйнәлә генә. Җәмгыятьтә аны ничек хәл итәргә икәнен өзеп кенә әйтә алган беркем дә юк. Чишелешнең әллә ничә төрле юлы күрсәтелә, әмма берсе дә тормышка ашырылмый. Ә урамнарда этләр талап үтергән балалар һәм хәтта өлкәннәр саны арта бара. Байкал аръягы краенда җиде яшьлек кызны эт көтүе талагач, Федерация Советына шул төбәктән сайланган сенатор Сергей Михайлов «ерткыч этләрне һәм аларны яклаучыларны урынында атып үтерергә!» дигән хисле тәкъдим белән дә чыгып карады. Әйдәгез, «этләрне үтерү – кешелексезлек» дигән сүзләр белән килешик. Ә ерткычлар өзгәләп ташлаган сабыйлар язмышына битраф булу нәрсә?

Этләргә приютлар төзергә акча җитми, диләр. Бөтен акча урам көчекләрен тотып стерильләштерүгә китә, имеш. Әмма бу эш белән шөгыльләнү өчен тендерларны намуссыз кешеләр ота икән. Стерильләштерелгән этнең муенына махсус тамга (бирка) тагыла. Этләрне тотып, приютка җыючы волонтерлар исә, этнең биркасы бар, әмма буаз; тамгалы, ләкин балалаган, диләр. Менә бит чишелми торган проблеманың очы кая барып тоташа? Акча үзләштерелгән – эш башкарылмаган. Без Сталинны тиран дип сүгәбез бит әле. Әмма кайбер принципиаль мәсьәләләрдә җаваплы иптәшләрне стенага терәп сөйләшү кирәк ул. СССРда нефть һәм газ сәнәгатенә җитәкчелек иткән Николай Байбаков дигән кеше бар иде. Совет чоры телевизорын караган һәркемнең ул исемне ишеткәне бар. Менә шул Байбаковны, Гитлер гаскәрләре Кавказга ыргылганда, төбәктәге нефть скважиналарын юк итүне оештыру өчен, Сталин чакыртып ала. Немецларга бер тонна гына Кавказ нефте эләксә дә, атачакбыз, дип кисәтә. Скважиналарны вакытыннан алда да шартлатырга ярамый, соңга калсаң да үлем җәзасы яный. «Сез миңа сайлау мөмкинлеге калдырмадыгыз, иптәш Сталин», – дип кенә әйтә ала курыккан Байбаков. «Сайлау менә монда», – дип, бармагын чигәгә төртеп күрсәтә тиран юлбашчы. Байбаков әфәнде озак еллар СССР җитәкчелегендә эшләде әле, димәк, дөрес чишелешне таба алган. Югарыда тәфсилләнгән проблемаларның чишелеше күпкә ансатрак аларның, җаваплы иптәшләр алдына катгый таләп кую гына җитми. Урам этләре проблемасын да хәл итә алмаган ил үсешнең катлаулы проблемаларын ничек хәл итә алсын инде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү