Путин втомобильләрне утильләштерү программасын яңартырга кушкан

Дәүләт башлыгы Владимир Путин беренче вице-премьер Андрей Белоусовтан Икътисад һәм сәүдә министрлыгына илдә автомобильләрне утильләштерү программасын яңару чараларын эшләргә йөкләүне сораган. Бу хакта ТАСС яза.

Президентның “Эшлекле Россия” әгъзалары белән очрашуында катнашучыларның берсе шундый тәкъдим белән чыккан.

— Мондый программаны яңартырга кирәктер дип уйлыйм, – дигән Белоусов.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта автомобиль сәнәгатендә ихтыяҗ буенча түгел, ә җитештерү буенча кыенлыклар бар. Ихтыяҗны каплау өчен электрон компонентлар, чиплар җитми, шуңа күрә бәяләр үсә.


Фикер өстәү