Эшләмәүче пенсионерлар гыйнвар аенда биреп бетерелмәгән өстәмәне ала башлаган

Эшләмәүче пенсионерлар, 8,6 процентка арттырылган пенсия белән бергә, узган айда биреп бетерелмәгән өстәмәне (8,6 процент белән 5,9 процент арасындагы аерма турында сүз) дә ала башлаган. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүлек идарәчесе Эдуард Вафин аңлатып үткәнчә, өстәмә күләме – төрле кешенең төрлечә, чөнки ул пенсиянең күләменә бәйле. Аның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – автомат рәвештә түләнелә.

Шулай итеп, Татарстанда бер миллионнан артыграк эшләмәүче пенсионерның пенсиясе 8,6 процентка арттырылган. 2021 елдагы инфляция (8,4 процент) белән чагыштырганда, зуррак күрсәткеч бу.
Пенсия фонды бүлеге теге яки бу сораулар килеп туган очракта 8 (800) 600-00-00 бушлай телефоны аша элемтәгә керүне сорый.


Фикер өстәү