Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә: «Әни үз чорының давылы иде»

Әнисе сәхнә мөнбәрен сайласа, кызы балаларга музыка белеме бирүне үз иткән. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина кызы Камилә турында сүзебез. Төс-кыяфәте белән дә, холкы белән дә әнисен хәтерләтә ул. Камилә белән танылган җырчының иҗаты һәм шәхесен танытуга бәйле проблемалар хакында сөйләштек.

Камилә, Казанда әниегез Вафирә Гыйззәтуллинага бәйле урыннар күпме?

– Андый урыннар бик күп. Алар арасында күңелгә иң якыны – яшәгән йорты һәм Казанның Вахитов районындагы 5 нче лицей каршында Вафирә Гыйззәтуллина исемен йөрткән 26 нчы музыка мәктәбе. Быел депутат Олег Морозов ярдәме белән йортыбыз диварына мемориаль такта куелды. Бу гозер белән мин 11 ел йөрдем, ул арада күпме министр алмашынды, күпме кәгазь тутырылды, күпме сүз сөйләнде, эш кенә эшләнмәде. Күрәсең, әнинең 75 еллыгында сәгате сугарга тиеш булгандыр. Узган елның 16 сентябрендә, аның вафат булган көнендә, мемориаль такта ачылды.

Икенче зур эшем – әнинең кабер ташын яңарттым, өр-яңа чардуган кордырттым. Бусын үз көчем белән башкарып чыктым, шөкер. Шуңа күрә авыз тутырып әйтә алам: мин бәхетле. Нинди зур эшләр башкарылды бит.

Вафирә Гыйззәтуллина исеме ничек мәңгеләштерелә?

– Исәнлегем булганда, кулдан килгәннең барысын да эшлим. Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге фестиваль оештырабыз. Ел саен 26 нчы мәктәптә 1а музыкаль сыйныф балалары белән Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган ачык дәрес үткәрәбез. Әйткәнемчә, 26 нчы музыка мәктәбе әни исемен йөртә, биредә балалар аның репертуарын да өйрәнә. Бер караганда, кечкенә эшләрдер, ләкин күпемедер бала күңеленә Вафирә Гыйззәтуллина турында мәгълүмат сеңә бит.

Бу мәктәпкә әнинең исемен бирү – лицей директоры урынбасары Екатерина Козлова идеясе. Ул шулкадәр әнинең иҗатын олылады: безнең күңелләр аваздаш, дип әйтә иде. Аның җиңел кулы белән лицейда Вафирә Гыйззәтуллина музее да оешты. Тагын бик күп идеяләребез бар иде, узган елны 46 яшендә кинәт вафат булды… Искә алуыбыз рухын шат кылсын иде инде.

Мине иң дулкынландырганы – яшьләр күңелендә әнинең образы, аның моңы яшәве. Алай булмаса, иҗатларында әни рухы калкып чыкмас иде. Әйтик, талантлы рәссам Руслан Ибраһимов әнинең портретын ясады. Ул шулкадәр камил, шулкадәр оста… Улым Камил аны сатып алды һәм миңа бүләк итте. Мин исә аны мәктәпкә элдем. Чит илдән килгән кунаклар да әлеге картинага шаккатып китә. Үзем әнигә багышланган «Аура любви» дигән телефильмны бик яратам. Тагын «Вафирә» дигән фильм төшерделәр. Менделеевскидан якташы, укытучы Рәмзия Мөхетдинова «Бөркет йөрәкле былбыл» дигән китап чыгарды.

Талантлы яшьләр күңелендә хөр күңелле җырчы яши, алар аны иҗат итәләр. Руслан Ибраһимовны әйтүем, ә бит тулы бер чор алмашынды, хәзерге яшьләрнең күбесе Вафирә апаның протест йөзеннән мәйданда  Россиянең атказанган артисты таныклыгын яндыруын да, аның халык алдында кыю чыгышлар ясавын да, фаҗигасен дә белми

Вакыт узган саен шәхесләр турында хәтер тоныклана. Әмма алар барыбер яңадан әйләнеп кайта. Әни онытылыр дип уйламыйм мин. Кыска гына гомерендә нинди бай мирас калдырды бит. Дөрес, әлеге мирас радио-телевидениедән яңгырап торса, яхшы булыр иде дә… Замана башка, музыка да, зәвык та бүтән төрле.

Әни җырчы гына түгел, ул шәхес, әйдәман, үз чорының давылы иде. Татар егетләрен «кайнар нокта»га җибәрүгә каршы чыгып, Камал театры алдында үзенең РСФСРның атказанган артисты таныклыгын яндырды. Моның белән ата-аналарны кызганып, бу сугышка карата үз катгый карашын белгертте. Андый шәхесләр бүтән юктыр ул.

Нәҗип Җиһанов аның опера театрында җырлавын теләде, ул исә эстраданы сайлады. Опера театрында бер генә ел эшләде. Халык алдында исә җырлап кына калмый, алар алдында чыгышлар ясый, милли үзаңны уятырга тырыша иде. Авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөрде. Кызык хәлләр дә булгалады. Авыл халкы әнине тын да алмыйча тыңлый иде. Бер клубта әни: «Керим әле урманнарга…» – дип җырлый. Бер әби шунда: «И балам, анда кереп, ни бар инде, анда керсәң, чыгасы була бит…» – дип, әни белән сөйләшә башламасынмы!.. Ничек итсәм иттем, җырлап бетердем, дип искә ала да көлә иде әни. Авыл халкы ихлас бит ул, самими. Концерттан соң: «Кызым, син җырлап кына йөрисеңме соң?» – дип кызыксынучылар да булгалый. Әни: «Юк, идән дә юам әле мин», – дип җавап бирә. Чыннан да, Әүхәдиев көллиятендә идән юды ул. Шундый авыр вакытларны да горур үткәрә белде. Ул чорның шәхесләре шундый иде алар.

Безнең өйгә кичләрен кемнәр генә җыелмый иде. Композиторлар, язучылар, шагыйрьләр. Рәшит Ахунов, Туфан Миңнуллин, Сибгат Хәким, Фасил Әхмәт, Заһид Хәбибуллин… Хәмдүнә апа да килә иде. Берзаман кечкенә Камил елый да елый. Хәмдүнә апа мендәргә салды да, өстәлгә куеп, тирбәтеп йоклатты. Хәзер берсе дә исән түгел инде…

Сез җырчы булып китмәдегез, әмма булачак музыкантларны тәрбиялисез. Укучыларыгыздан кемнәрне әйтер идегез?

– Хәзер ул укучылар мәктәпкә балаларын алып килә инде. Сәләтле балалар бик күп булды. Әйтик, быел Диана Медведева, Виктория Садыйкова консерваторияне кызыл дипломга тәмамлады. Нәни укучыларымның уңышлары да саллы. Казанның 18 нче мәктәбе укучысы Эрика Кузнецова «Халкын данлаган татарлар» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган фәнни эше белән җиңү яулады.

Әниегезнең туган көне гадәттә ничек үтә?

– Соңгы елларда әнинең туган ягы – Менделеевск районында үтә. Исән чакта әни районда оештырыла торган «Соловушка» бәйгесенең жюри рәисе булган. Хәзер әлеге эшне мин башкарам. Быел да 12 февральдә Менделеевскида булам. Туган авылы Камайда да булырмын, догалар кылырмын…

Туган ягы белән элемтә ныклыгына күңелем сөенә. Берәгәйле итеп эшлик, матур килеп чыксын дим, бик тырышалар. Әнием гомере буе матурлыкны яратты.

Хәзерге заманда яшәсә, Вафирә апа ни әйтер иде икән?

– Бу – аның заманы түгел, яши алмас иде, мөгаен. Якын кешеләре – Туфан Миңнуллин, Фасил Әхмәт һәм бик күп шәхесләргә хәзерге заманда яшәү авыр булыр иде. Хәмдүнә апа булып, ул да бит китеп барды…

Хәзер ретро җырларны яңача башкару модада. Музыка белгече буларак моңа ничек карыйсыз?

– Ике яклы мәсьәлә бу. Иң мөһиме: заманча җырда һәм заманчалаштырылган җырда эчтәлек булсын, мәгънә югалмасын. Мин бу җәһәттән Алла Пугачеваны үрнәк итеп куям. Җырлары һәр дәвердә заманча һәм хит булды. Әни дә ярата иде аны. Эстониядә гастрольдә чакта без Алла Пугачеваның концертында да булдык. 1979 ел иде ул. Толкунова, Зыкина, Маврыкиналар белән аралашты. Бик истәлекле сәфәр булды ул. Миңа ул чакта 9 яшь кенә булса да, барысын да хәтерлим. Нәҗип Җиһанов та балачактан күңелгә  якын кеше булып кереп калган. Хәзер дә, музеена барам әле, Нәҗип абыйга яңалыкларны сөйләп кайтам, дип йөрим.

Әниегезнең кайсы җыры күңелегезгә аеруча якын?

– Резедә Әхиярова көен язган «Юатма» җыры. «Горурлыгын сакламаса кеше, язмышы да куяр борылып» дигән сүзләре бигрәк якын.

Әниегез төшләрегезгә керәме?

– Хәзер юк инде. Мин аның туган һәм вафат булган көннәрендә «Мәрҗани» мәчетендә дога кылдырам. Үзем һәр көнне эшкә барганда-кайтканда, кичен догалар укыйм. Заманында Рәшидә абыстайдан дин сабаклары алган идем. Шулай гына күңелемә тынычлык таптым.

Исемегезне Ларисадан Камиләгә, Джураева фамилиясеннән Гыйззәтуллинага күчкәнгә әтиегез үпкәләмәдеме? Ул да сәнгать кешесе, аның белән аралашасызмы?

– Юк, үпкәләмәде. Камилә исемен алганда миңа 25 яшь иде, мулла азан әйтеп, исем кушты. Гыйззәтуллина фамилиясенә әни белән яшәгәнгә күчтем. Әти белән хәзер бик яхшы аралашабыз. Аның да истәлекләре шактый, шуларны яратып тыңлыйм. Әти 86 яшенә кадәр «Юность» мәдәният сараенда «Кичке утлар» хорын җитәкләде.

Улыгыз Камил татарча беләме?

– Әлбәттә! Ул татар гимназиясен тәмамлады. Миңа, кызганыч, андый бәхет тәтемәде. Үзлегемнән, татарча китаплар укый-укый өйрәндем. Сезнең белән беренче интервью ярым урысча узган иде.

Хәзер татарча аралашабыз!

Блицсораштыру:

Иң зур теләк?

– Әни төннәр буе көндәлекләр яза иде. Анда шигырьләр дә, истәлекләр дә, тарихка, чорга караш та бар. Анда – аның гомере, күргәннәре, аралашкан кешеләре. Шуны туплап, китап итеп чыгарырга иде. Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган саллы басма чыгуын телим.

Казан ул

– күңелгә якын шәһәрем. Әни Казанны яратмыйм, дип әйтә иде. Казанны түгел, ул чордагы мохитне, вазгыятьне яратмагандыр ул. Җаны тарсынгандыр.

Иң зур байлык нәрсә ул?

– Кешеләрнең рухи байлыгы, мәрхәмәтлелек.

Еш кабатлый торган фраза?

– Матурлык дөньяны коткара. Эчке матурлык турында әйтүем.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова 


Фикер өстәү