Конкурс нәтиҗәләре: алтынга тиң әсәрләр

Шигърият – хатын-кызга, роман ир-ат каләменә килешә. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән әдәби конкурс нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясенең төп фикере шул булгандыр, мөгаен. Очрашуда күтәрәмгә калган жанр, бастырырга ярамый торган әсәр, кайбер номинацияләрнең башка үзенчәлекләре дә ачыкланды.

«Селкенгән» әдәбият

Әдәбиятның ни дәрәҗәдә «селкенгәнен» саннар да сөйли. Конкурска барлыгы 1450 әсәр кабул ителгән, шуның 15е – роман. Акчалата призның күләме – 3 миллион 895 мең сум.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла моңа кадәр дә язучылар өчен әдәби конкурслар үткәрелгәнен, әмма мондый масштабтагы һәм мондый приз фонды белән  тарихта беренче тапкыр булуын искәртте:

– Көтелгәннән дә мулрак уңыш җыеп алдык. Әлбәттә, әсәрләр арасында төрлесе бар. Кәгазьгә язылмаган бәяләү бизмәне белән әйткәндә, күбесе «Казан утлары» журналында чыгарырлык. Хәзерге татар әдәбиятын баеткан әсәрләр килде.

Борчыган мәсьәлә

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, балалар һәм үсмерләр әдәбиятының хәле мактанырлык түгел. Бәйгенең бу номинациясенә дә әсәрләр чагыштырмача аз килгән.

– Аларның сыйфатлары да без теләгәнчә югары түгел иде. Бу мәcьәләдә безгә эшләргә һәм балалар әдәбияты авторларына стимул бирү турында уйларга кирәк. Жанрлар кытлыгы да сизелә. Әйтик, дөньяда комикс популяр. Мин моны бу бәйге белән параллель барган Роберт Миңнуллин исемендәге премия конкурсыннан чыгып әйтәм. Чөнки анда комикс, скетч номинацияләре дә бар иде. Кызганыч, әсәрләр бик аз килде, булган кадәренең сыйфаты түбән. Ә скетчның нәрсә икәнен татар язучылары онытып та җибәргән, ахрысы. Кабул иткән әсәрләр скетч номинациясенә туры килми иде. Ике конкурсны берләштереп әйтү – мәсьәләнең шактый борчулы булганын искәртү өчен. Аны хәл итү юлларын табарга кирәк. Әгәр татар балалары үзләренә адресланган әдәбиятны укымый икән, киләчәктә безнең укучы азая дигән сүз.

Балалар әдәбиятының хәле турында «ВТ» битләрендә сөйләшкән идек инде. Белгечләр «балалар өчен әсәрләр язып кына көн күреп булмый» дигән фикер дә әйтте анда. Күтәрәмгә калуның сәбәпләре, ничек алсак та, тамак хакына барып тоташа.

Татар җанлыпоэзия

Ә менә шигърият белән дөнья аренасына чыгарлыгыбыз бар. Ркаил Зәйдулла шул фикердә:

–  Шигърият номинациясе традицион рәвештә югары кимәлдә булды. Шундый шагыйрьләребез бар: аларны курыкмыйча, шикләнмичә тәрҗемә итеп, дөньяга чыгарырга була. Әлбәттә поэзияне тәрҗемә итүдә шактый кыенлыклар бар, бу җәһәттән прозаны тәрҗемә итү мөмкин генә түгел, кирәк тә. Толстой да бит прозаның чын сыйфатын, асылын билгеләргә теләсәң, бүтән телләргә тәрҗемә итәргә кирәк, дигән. Минем уемча, җиңгән әсәрләрне дә киләчәктә тәрҗемә итәргә кирәк.

Көтелмәгән җиңүче

Әсәрләр конкурска тәхәллүс белән кабул ителгәнлектән, жюри бәя биргәндә, кем әсәрен укыганлыгын белми. Чын автор җиңүче исеме язылган конверт ачылгач кына билгеле була. «Гомер буе мөхәррирлек белән шөгыльләнгәч, мин барысын да таныдым», – ди Газинур Морат. Ркаил Зәйдулла исә Лилия Гыйбадуллинаны «Шигърият», «Поэма», «Балалар өчен проза» номинацияләрендә танымавын (әлеге номинацияләрдә Лилия Гыйбадуллина җиңде. – Ред.) белдерә. Гомумән, шигырендә хатын-кыз чалымын тапмадым, дип тә әйтә. Аныңча, Фирдүс Гыймалтдинов та –  конкурста бөтенләй көтелмәгән автор. Равил Сабырны да, күбрәк драматургия белән шөгыльләнгәч, танымаганнар булып чыкты. Авторлар исә үзләрен бимазалап һәм үсендереп торган Ркаил Зәйдуллага рәхмәт әйттеләр.

– Туксанынчы елларда «Идел» журналына кечкенә генә әсәр алып килгән идем. Ул Ркаил абый редакцияләвендә чыкты һәм аннан кырыс, әмма үсендерә торган бәя алдым. «Казан утлары»нда чыгып килгән «Буа» романына да баш исемне Ркаил абый куйды. Яшерен-батырын түгел, «Урда ханы Үзбәк» романын язуга конкурс этәргеч булды. Дөрес, аңа кадәр дә бу тема белән кызыксынган идем. Бер яктан мәгърур хан, икенче яктан нечкә күңелле, үпкәчән, гади бер кеше итеп тә сурәтләргә тырыштым. Конкурсның тагын бер уңай ягы – күпмедер тәнәфестән соң Зөлфәт Хәким әдәбият мәйданына кайтты. Авторлар исемлеге баеды, – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

Равил Сабыр да күпмедер тәнәфестән соң кире кайтуга әдәби конкурс сәбәпче булуын әйтте:

– Конкурс, чыннан да, язучыларны уятып җибәрде. Кем әле анда декабристларны уяткан, Герценмы? Менә шуның кебек инде. Шуңа күрә оештыручыларга зур рәхмәт. Энергия юктан бар булмый, бардан юк булмый, диләр бит. Язучыларның энергиясе укучыларга да күчәр, алар да активлашыр дигән өметтә калам.

Чилепешле язуга мастеркласс

Ничек беркайчан да җиңми торган әсәр язарга? Жюри әгъзасы Газинур Морат әйтүенчә, аның сыйфатлары берничә:

– Миңа җиңүче романнарны укырга туры килмәде. Аның каравы, беркайчан да җиңә алмаячак романнарны карап чыктым. Рөстәм Галиуллинга, боларны ерак яшер, дип әйтергә туры килде хәтта. Яхшы әсәрләр аерым-аерым яхшы булса, пешеп җитмәгәннәре бөтенесе дә бертөсле. Әйтерсең урамда XXI гасыр түгел, образлар да бер төсле, яшәүләре, сөйләшүләре дә бер төрлерәк. Сурәтләү, характерлар ачу да юк, аларда фәкать хикәяләү. Диалоглар да юк дәрәҗәсендә. Хикәяләү дә түгел ул, сөйләп чыгу. Бу да – әдәбиятның  күрсәткече. Яхшы әсәрләр күбрәк, әлбәттә. Минем уйлавымча, 15 романның 7–8 е үз укучысын табачак. Әгәр конкурс игълан ителмәсә, бу әсәрләр язылмаган булыр иде. Күпмедер язылса да, әдәбият болай ук җанланып китә алмас иде. Хөкүмәт тарафыннан шундый игътибар бар икән – бу бик җитди эш. Бер елга 15 роман язылган икән, ул шулай ук – күрсәткеч. Мин үзем хикәя, повесть, романнар укыдым. Хикәя, повесть жанрында сүзем үтте, әмма роман жанрында кулга суктылар. Бәлки дөрес эшләгәннәрдер. Дөресен әйткәндә, башка җиңүчеләрне дә күрәсе килгән иде. Җиңгән романнардан кала да көчле әсәрләр бар.

Гендерлык мәсьәләсе

Ркаил Зәйдулла, конкурска килгән 15 романнан чыгып, күләмле әсәр язу – ир-ат эше дигән нәтиҗә ясады. Татарда романист хатын-кызлар да юк түгел, анысы. Элегрәк ел саен диярлек бер роман язган Мәдинә Маликованы гына искә алыйк. Хәер, Берлек рәисе фикерендә дә хаклык юк түгел:

– Күрәсең, хатын-кыз шигърияткә тартыла, кыска әсәрләр яза. Масштаблы әсәр язу өчен күбрәк эзләнергә дә кирәк. Бәлки хатын-кызның вакыты да юктыр. Мин үзем барыбер борын-борыннан әдәбиятны ир-атлар алып барган дип саныйм. Монда шундый баланс булды да.

Кыскасы, бар да табигый: романны ир-ат язу, шигърияттә хатын-кыз җиңү, әдәбиятка журналистларның килүе дә. Тәҗрибә, тупланган багаж кешене «генерал» дәрәҗәсенә җиткерсә, ул кулына иртәме-соңмы каләм алачак.

Тагын ниләр билгеле булдымы? Конкурста билгеле язучыларның катнашуы, чит өлкәләрдән дә әсәрләрнең килүе, җанр төрлелеге. Беркайчан да бастырырга ярамый торган әсәр «Мөфтинең үтерелүе» дип атала. Ни өчен ярамаганлыгын Газинур Морат аңлатты, ләкин барыбер аңлатып җиткерә алмады. Әсәр – начар чир белән чирләгән «зур» кешенең җәмгыятькә зыян салган кешеләргә киллер яллавы турында. Тагын, әлеге конкурсның ел саен үткәрелергә мөмкин булмавы да искәртелде. Хәер, әкияттә дә ел саен алтын күкәй салынмый. Җиңгән әсәрләр алтын булганмы – бусын тора-бара «Казан утлары»н укып белербез.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү