Процент тагын күтәрелә

Халыкара киеренклек шартларында Мәскәү хәрби өйрәнүләр ешлыгын арттыра. АКШның хәрби җитәкчелеге үткән атнада Россиянең февраль уртасында атом-төш өчлеге: шахтададан, су асты көймәләреннән һәм самолетлардан атыла торган ракеталарны очырып, хәрби өйрәнүләр үткәрергә җыенуын игълан итте.

Чынлыкта, океан артында атом-төш сугышы башлануын уйнап карыйлар дип шаулыйлар. ТАСС, Россиянең Оброна министрлыгындагы чыганакларга таянып, хәрби өйрәнүләрнең планлаштырылуын раслады. Төньяк флотның су асты көймәсе Камчаткадагы полигонга, Тын океандагы атом субмаринасы илнең төньягындагы Чижа полигонына континентара стратегик баллистик ракеталарны атып караячаклар икән. Моннан тыш коры җирдән дә шундый ук ракета күтәреләчәк, ерак арага оча торган авиация канатлы ракеталарны хәрәкәткә китерәчәк, ди. Андый өйрәнүләр булып тора ул үзе, янкилар бу юлы Украина белән вазгыятькә бәйләп, аны гадәттән тыш вакыйга итеп тәкъдим итәргә тырышалар гына.

Илнең эчке тормышы өчен инфляция темасы һаман да мөһим булып кала бирә. Күрелгән чараларның көтелгән нәтиҗәсе юк чөнки. Рәсми инфляция 9 процентка якынлаша. 11 февральдә Россия Үзәк банкы утырышка җыела. Бу уңайдан барлык белгечләр дә беравыздан төп ставка нык күтәреләчәк, диләр. Искә төшерик: 2021 елның мартында төп ставка 4,25 процент иде. Хәзер ул 8,5 процентны тәшкил итә. Бу санны Үзәк банк декабрьдә атаган иде. Ул чакта рәсми инфляция 8,4 процент белән бәяләнде. Үзәк банк, ставканы күтәргәч, бәяләр үсеше туктала дип раслый, әмма быелның гыйнварында еллык инфляция күрсәткече 8,9 процентка җитте. Бу атнаның җомгасында төп ставканың 9,5 процентка җитәчәгенә берәү дә шикләнми диярлек. Кайбер аналитиклар 9 процентка кадәр генә күтәрерләр дигән ышаныч белдерә белдерүен. Иске 8,5 процент та бик югары инде югарылыкка. Матди проблемаларын кредит алып хәл итүчеләр койрыгына нык баса торган. Хәзерге капитализмда бизнесның кредитсыз яшәмәвен искә алганда, икътисади үсешнең тамырына агу булып тама ставканың күтәрелүе. Әмма бер яхшы ягы бар: кредит алмыйча яшәүчеләр өчен начар түгел. Үткән ел бурычка комсызлык хәлне бик кискенләштерде бит: төзелеш материаллары инфляциясе рәсми инфляцияне күп тапкыр узып китте. Хәзер ипотека алырга теләүчеләр саны кими башлаган, диләр. Бәлки, бәяләр төшмәсә дә, кискен күтәрелүдән туктар.

Белгечләр, мартта төп ставка 10 процентка җитәр, бары тик елның икенче яртысында гына бәяләр дә узыштан туктар, төп ставка да төшә башлар, диләр. Барысы да яхшы барган очракта инде бу фаразның тормышка ашуы. Әмма дөньякүләм кризис үкчәгә басып килә, шуңа күрә вазгыять фаразларның киресе белән кайтаваз бирергә дә ихтимал.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: stihi.ru


Фикер өстәү