Владимир Леонов: «Казанда дзюдо буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен гариза бирергә ниятлибез»

Министрлар Кабинетында узган журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов шул хакта хәбәр итте.

— Дзюдо безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда да популяр спорт төре. Чемпионатны Париждагы Олимпия уеннарына кадәр үткәрү турында килешеп булыр, бәлки, — диде министр.

Ярышларны Татарстанда кабул итү республика өчен дә дәрәҗә булыр иде дип саный Владимир Леонов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү