Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән «Газпром» компаниясенә «Мәңгелек ут»лар һәм истәлекле көннәр уңаеннан кабызыла торган «Хәтер уты» өчен газны бушлай бирергә кушты.
Моңа җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустин, «Газпром» башлыгы Алексей Миллер билгеләнде, дип хәбәр итә Мәскәү Кремленең матбугат хезмәте. Россия Президентына 1 майга кадәр бу җәһәттән башкарылган эшләр турында җиткерелергә тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat