«Дөрес буласы» килмәү модасы: яшьләр өчен зыянлы һәм куркыныч күренешләрне нигә күккә чөеп мактыйлар?

Начар үрнәк тиз йога, ди. Әле ул үрнәк тирәюньдә түгел, виртуаль чынбарлыкта, китаплар дөньясында, колакчыннарда булса, кешене көн дәвамында озата йөрсә, дөньяви мәдәният шул үрнәкләр турында тукып торса

Үрнәкләр юкмы, әллә?..

Үсмер чорда, яшьлектә «дөрес буласы» килмәү модасы көчле инде ул. Ике кыз үстерүче журналист Раилә Хәялиева да шундый фикердә.

– Олы кызыбызга 8 яшь. Быел көз чәченә ак бант кушып үргәндә, ул үзен «подросток» дип игълан итте. Аларның чәче дә, киемнәре, хәтта сөйләшүләре дә башка төрле була икән. «ТикТок» караган бу. Башка «подросток»лар белән. Бу сүз белән өйгә Моргенштерн да кайтты. Тыныч кына табак-савыт юганда кызым минем аның кем икәнен беләмме-юкмы икәнлегемне тикшереп карады. Аннан җырлары, акчасы, кызык-мызыклары хакында сөйләде. Аңа чаклы җәйге каникул чорында яңа герой – Влад Бумага белән танышкан иде. Телефон карауны өйдә 10 минуттан арттырмасак та, бала бит җәмгыятьтә яши. Мин генә чикләр куеп бетерә алмыйм. Кызыксынуларын аның күз алдында себереп түгәргә ярамый. Мин дә кызыксынам, сораулар бирәм, кызым белән бер дулкында булырга тырышам. Нәкъ шул чорда бала күңелендә чагыштырып карау өчен башка төрле геройлар да – уңайлары да булырга тиешлеген аңладым мин. Дөнья ул күргән Влад, Моргенштерн… гына түгел икәнен күрсәтергә, – ди ул.

– Чынлап әйткәндә, уңай каһарманнар белән хәлләр авыррак шул. Суда батучы, янгыннан коткаручылар хакында да артыгын сөйләргә ярамый балага. Алар бит максималист, уйламый эш йөртүләре, батырлык хакына махсус нидер эшләп куюлары бар. Бүлмәсендә тыныч кына йоклап китәргә курыкса да, яшьләрне куркыныч әйберләр, «ялган герой»лар үзенә тарта. Әни буларак, мондый пропаганда мине куркыта. Бик куркыта! Шуңа күрә бала белән күбрәк аралашырга, ул кызыксынган әйберләрдән көлмәскә, кимсетмәскә, ә күбрәк дөньяның яктылыгын, тырышлык аша үскән уңыш тарихларын, гади тормыш ямен, ялган тарихларның тиз уалуын күрсәтергә кирәк дигән фикердә мин. Әлегә. Чөнки «подростогым» үсә генә башлады… – ди әңгәмәдәшебез.

Бер тапкырдан берни булмас

Соңгы арада мактауга лаек булмаган, асылда бик зыянлы һәм куркыныч күренешләрне күккә чөю, аларның табигый булуын исбатларга тырышу, бер сүз белән әйткәндә, романтикага төреп бирү, кызганыч, гадәти хәл санала. Аеруча яшь буын арасында. «Макталуга» психик авырулар, наркотик һәм психотроп матдәләр, алкоголь куллану, селфхарм (үзеңә зыян салу. – Ред.), тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр лаек икән.

Уйлап карасаң, поп-мәдәният әлеге күренешләрнең уңай образын тудыруда үзе үк гаепле. Яшь буын караган, укыган, тыңлаган, җан аткан күренешләрнең күпчелегендә шушылар алга сөрелә бит. Турыдан-туры түгел, билгеле. Әмма җитлекмәгән аңга азы да бата.

Яшь буынның үрнәге кем? Төгәлрәк әйткәндә, күпчелек идеал итеп күргән зат, аның портреты нинди? Ирекле, җәмгыять калыпларына каршы чыккан, кагыйдәләрне санга сукмаган, гамәлләре белән үзенә җәлеп итеп торган шәхес ул. Әлбәттә, аның да гүзәл сыйфатлары бардыр. Әмма яшь аң аның тискәреләрен генә кабул итә. Ул табынган герой тәмәке тарта, моның өчен җәзасыз кала икән, нишләп әле миңа да шулай эшләп карамаска, ди ул. Болай эшләсә, аның башка иптәшләре арасында абруе да, кәттәлеге дә арта.

Соңгы биш елда илдә наркотик кулланучылар саны кимегән. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тыелган матдәләр куллану проблемасы белән ил халкының 1 проценттан азрагы очрашкан. Бу – якынча 2 млн кеше дигән сүз.

Тәмәкесеннән дә куркынычрак гамәлләр бар әле. Әйтик, шушы көннәрдә яшьләрнең күңелен яулап алган бер сериалның яңа сезоны чыкты. Сюжет үзәгендә – үсмер кызның рөхсәт ителмәгән нәрсәләргә бай тормышы. Наркотиксыз тормышны күз алдына да китерә алмый ул. Аның һәм яшьтәшләре өчен болар барысы да – табигый һәм күңел ачу чарасы гына. Сериалны шашып караучы аудитория – үсмерләр һәм яшьләр.

Узган атнада Американың «D.A.R.E» оешмасы (наркотиклар куллануны, үсмерләрне бандаларга җәлеп итү һәм балигъ булмаганнар арасында агрессив тотышны булдырмау максатыннан эшлиләр. – Ред.) активистлары бу сериалны гаепләп тә чыкты. «Һәр ата-ананың балаларын наркотиклардан явызларча файдалану һәм башка куркыныч күренешләрдән саклап калуны кисәтүгә теләктәшлек күрсәтер урынга, сериал хәзерге дөньяда киң таралган деструктив тәртипнең башка төрләрен ялгыш рәвештә таныта», – диелә аларның мөрәҗәгатендә.

Белгеч сүзе

Мәгълүмати ташкында барысын да күз уңында тотып та булмый, билгеле. Практик психолог Зөһрә Кәримова да шундый фикердә. Нәрсәнедер тыеп кына уңай нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Бәлки әле кире нәтиҗә дә булмагае.

– Бәйлелек турында күп сөйлиләр, күп бәхәсләшәләр. Минемчә, мондый төр контентны – фильм, китап, җыр һәм башкасын – кулланырга ярый, әмма чама хисен югалтмаска кирәк. Бу ешлыкка да кагыла. Карыйсың, тыңлыйсың, укыйсың икән, һичшиксез, бу хакта бала белән сөйләшү, фикер алышу мөһим! – ди ул.

Яшүсмернең начар үрнәкләргә вакыты азрак калсын өчен шөгыле булырга тиеш. Бәйлелек корбаны булмауның төп чарасы менә шул, ди психолог.

– Яңа хисләр, яңа тойгылар бүләк итә торган чаралар бихисап. Төрле иҗади түгәрәкләр бар. Балаларны шунда бирергә кирәк. Әйткәнемчә, сөйләшү, фикерләшеп тору мөһим. Баланың нәрсә турында уйлавы белән кызыксынып торырга кирәк. Гомумән, яшь аң гел нәрсә беләндер мәшгуль булса яхшы, – дип искәртә белгеч.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү