23 февраль һәм 8 мартта балалар бакчасында узачак бәйрәмнәргә әти-әниләрне кертү мәсьәләсенә ачыклык керттеләр

Татарстанның оператив штабы уздырган туры эфир вакытында 23 февраль һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчаларында үтәчәк бәйрәмнәргә әти-әниләрне кертү мәсьәләсе күтәрелде.

«Әгәр иртәнге бәйрәмнәрне бер төркемдә яки бер сыйныфта уздырсалар, мондый чаралар тыелмый. Ләкин олылар битлек кияргә тиеш һәм аларның прививка ясаткан булуы хуплана», –  диде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева.

Әлбәттә, бәйрәмдә катнашучы ата-аналар саны буенча чикләү бар, дип өстәде республика оператив штаб башлыгы Ләйлә Фазлыева. Утренникка килергә теләгән өлкәннәр вакцинация ясаткан булырга тиешлеген әйтте ул.

«Шуның белән без үз балаларыбызны авыру йогудан саклыйбыз», – диде ул.


Фикер өстәү