Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилее белән котлаучыларга рәхмәт белдергән

Дәүләт Киңәшчесе массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта басылып чыккан котлауларны да игътибардан читтә калдырмаган.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаучыларга җылы рәхмәт сүзләре җиткергән. Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта басылган теләкләрне дә игътибарсыз калдырмаган.

– Игътибарыгыз өчен, үземә карата игелекле мөнәсәбәтегез, күңелемнең түренә үк үтеп кергән эчкерсез җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Бөтен эшчәнлегебез дәверендә шуның белән бәхетлемен: халыкның күпчелеге безнең эшләрне, уй-фикерләребезне күрә, аңлый, бәяли һәм хуплый. Ә бу алга таба да кешеләребез файдасына эшләүгә рухландыра, – дип язган Минтимер Шәймиев.


Фикер өстәү